Юрий Николаев үзенең алкоголик булуын сөйләгән

Алкогольгә бәйлелек — түбән катлам кешеләре бәласе дип исәпләү тамырдан ялгыш фикер. Бу афәт гади кешеләргә дә, билгеле шәхесләргә дә бердәй куркыныч яный. Һәм бу чирне җиңгән йолдызларның барысы да әлеге чорны котлары очып искә ала. Шуларның берсе — популяр алып баручы Юрий Николаев.

— Алкоголь белән минем бернинди фаҗига дә булмады, киресенчә, мәхәббәт булды. Ике яклы. Эчәргә акча туздырасы да юк иде.  Мин ресторанга килеп кергәч тә ничәнче өстәлдә егылырмын икән, дип уйлый идем.  Чөнки һәр өстәл­дә: “Юра, монда кил!”  дигән чакырулар яңгырый. Барменнар мине күрү белән “Бар ябыла!” ди башлый. Барысын да куып чыгаралар да өч көнлек мәҗлес башлана, —  дип сөйли алып баручы. 

Николаев  белдерүенчә, бервакыт ул үз-үзенә “җитте” дигән һәм эчүдән бөтенләй баш тарткан, дип яза Кызыл таң.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии