ЗАГС мәйданчыгы төнлә түләүле булачак

Башкаладагы «Казан» гаилә үзәгенең матур территориясе күңелсез хәлләр мәйданына әверелгән иде. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Казансу ярындагы «Казан» гаилә үзәге – казанлыларның һәм туристларның яраткан урыны. Кызганыч, төнлә белән бирегә җыелышкан яшьләр артык шаулашалар.

Нәтиҗәдә, янәшәдәге йортларда яшәүчеләрнең тынычлыгын алалар. Моның өстенә, территорияне чүп-чарга батырып калдыралар», – диде. Шунлыктан, бирегә видеокүзәтү камералары урнаштырылачак. Кичке 21.00 яки 22.00 сәгатьтән соң, автомобильләргә түләү кертеләчәк. «Төнлә «Казан» гаилә үзәге автомәйданчыгына туктаган транспорт чаралары хуҗаларыннан җыелган акча территорияне җыештыру өчен тотылачак», – диде шәһәр башлыгы.

Моннан тыш, мэр «Казан» гаилә үзәге территориясе белән Ленин дамбасы арасындагы буш җирлекне яшелләндерү һәм төзекләндерү бурычын да куйды. Анда җәяүлеләр өчен сукмаклар ясалачак, эскәмияләр урнаштырылачак, ә көзге якта агачлар утыртылачак.

Чыганак: "Шәһри Казан"

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии