Замирә Рәҗәпова... китә

Урамда җәй. Яллар сезоны. Телевизион алып баручы һәм шоувумен Замирә рәҗәпова да бераз ял итәргә уйлаган.
"Ирем белән Хургадага җыенабыз, - диде ул "Туйлар.ру" хәбәрчесенә, - Шарм-эль-Шейхта бала белән булганым бар. Ул вакытта пирамидаларга бара алмадым бала белән, бу юлы барып күрәсе килә".
Замирә Рәҗәпова Мисырга юлламаны отышлы бәя буенча эләктереп калган. 12 көн диңгездә ял итәчәкләр.
"Сабантуй, туйлар күп эшләдек, арытты. Ял итеп кайтырга булдык", - ди Замирә.
Комментарии
Хургадада 12 көн ял итеп, әле яңа гына кайттым. Пирамидаларны да барып күрдем. Күргән-белгәннәрне сүз белән генә аңлатып бетерерлек түге. Ял бик кыска булып тоелды. җитмәде. Барыгызга да Кызыл диңгезне барып күрергә насыйп булсын!!!
Бәхетле кешеләр бар да соң.Чит илләргә чыгып,барасы килгән җиреңә барып,күрәсе кил-
гән җирләрне күрү - минем ирешелмәгән хы-
ял.Хәер,мин бу хакта балавыз сыгарга җыен-
мыйм.Бәхетле кешенең бәхетенә көнләшеп кенә
бәхетле булып китсәң - бәхет булыр иде ми-
кән соң?
Ирен курдек,контактта,бик яшь куренэ,сэйкемле)янага кияугэ чыккан ахрысы)
Ярыйсы гына акча жыйгансындыр эле Зэмирэ.Туйларда яхшы каерасыз)Кунелле яллар сезгэ!
Китсә китәр! Кайтмаса да бер сүз юк.