Замирә Рәҗәпова-Куприянова йөрәгенең солтанын ФОТОларда күрсәтте
Шушы көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үткән танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова-Куприянова чит илдә ял итеп кайткан. "Туйлар.ру" сайтына билгеле булганча, ул Марокко һәм Истанбулга сәяхәт кылган. Үзе генә түгел.
Фотоларда Замирә ире Максимны да күрсәтә. Сурәтләр астына ул "йөрәгемнең солтаны" дип язып куйган. Моңарчы Максимның фотоларга төшәргә, социаль челтәрләргә чыгарга яратмавы билгеле иде. Өстәвенә танылган алып баручының ирен еш кына рус милләтеннән дип тә тәнкыйтьләделәр. Бу хакта Максим бер интервьюда болай дип җавап бирде:
"Мин татар! Әтием рус, шуңа фамилия белән исемем дә шундый (сүз уңаеннан, алар миңа ошый). Әни ягыннан барысы да татар, мин дә татар мохитендә үстем. Татарча аңлыйм, әмма аз сөйләшәм. Гомумән, мин аз сөйләшәм. Дингә килгәндә, күңелемә Ислам якын".
Комментарии