Заворотнюкның ире журналистларга ни дигән?

Актриса Анастасия Заворотнюкның ире Петр Чернышев, хатыны авыр онкологик авыру турында белдергәннән соң, беренче тапкыр матбугат конференциясендә пәйда булган.
Санкт-Петербургта Олимпия чемпионы Татьяна Навка Петр да җәлеп ителгән "Руслан һәм Людмила" боз музыкаль тамашасын тәкъдим итә.
Матбугат конференциясе "Юбилейный" спорт комплексында узган. Башта журналистлар Чернышевны күрми һәм ул инде килмәс, дип уйлый, тик соңыннан ул хезмәттәшләре белән уртак фотога чыга.
 
"360" телеканалы хәбәр иткәнчә, Навка журналистларның Чернышев турындагы соравына бик кыскача гына җавап бирә: "үзен яхшы хис итә һәм эшкә әзер".
 
Чернышев журналистлар белән аралашмаган һәм бу аңлашыла да, дип яза Кызыл таң.
 
Кичә кич "Юбилейный" спорт комплексында мюзиклның беренче тамашасы узган. Чернышев анда төп ир-ат ролен башкарган.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии