Земфира Гыйльметдинова: «Туй вакытында кафены су баса башлады»

Узган ялларда Казанда көчле яңгыр булды. Шәһәр урамнарындагы көтелмәгән су, хәтта кайбер машиналарны “йөзәргә өйрәтте”. Шимбә көнне Земфира Гыйльметдинова да юеш маҗарага юлыккан. Ул алып барган туйга чакырылмаган кунак – яңгыр суы үтеп кергән.

“Кафеның идәне җир белән тигез диярлек, - ди Земфира, - су басуга, күрәсең, шул сәбәпче булгандыр”. Мәҗлеснең иң кызган чагында идәндә гөрләвекләр ага башлый. Тамада, әлбәттә, моны уен-көлкегә бора. Ә кайбер кунаклар суны хәтта сизми дә калган. Чөнки кафе хезмәткәрләре дәррәү кубып суга каршы аяусыз көрәш башлаганнар. “Урамга чыккан идем, анда су тездән”, - ди Земфира. Ярый әле шул  су үтеп кереп, туйга зур зыян салырга өлгермәгән. Сакланып йөрегез. Хәтта туйда да.  

P.S. Узган шимбә көнне яуган яңгыр ниләр китереп чыгарганын моннан карый аласыз.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии