Зәйнәп Фәрхетдинова: "Элвин Грейны беренче күрүдә үк ошаттым. Хәзер дә яратып тыңлыйм"

Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей арасындагы низаг барган вакытта олпат җырчыларыбыз арасында Юльякшинны яратучылар да бар икән. Мәсәлән, Зәйнәп Фәрхетдинова.

"Бизнес-Онлайн" журналистының "Татар эстрадасында яшьләрдән кемне билгеләп узар идегез?" дигән соравына Зәйнәп хатым болай дип җавап бирә:

- Мин, мәсәлән, Элвин Грейны яратып тыңлыйм. Аны беренче тапкыр ишеткәч тә, Зөфәргә "карале, нинди матур тавыш" дидем. Радикны шундук ошаттым. Аның зур киләчәге бар икәнен аңладым. Аның бүгенге эшчәнлеге яшьләр өчен бик шәп.

- Ә Салават белән низагы турында ни әйтерсез?

Зөфәр Билалов:

- Алар бер-берсен пиарлый гына. Башка сүзем юк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии