Зәйнәп Фәрхетдинованың сәхнәдәге фобиясе нинди?

"Болгар" радиосында “Парлы шоу” тапшыруында Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов белән сөйләшү артист фобияләре турында барды. Зәйнәп апа туфлие сәхнә ярыгына кысылып калыр дип курка, икенче фобиясе – җырларның сүзен оныту.

 “Шулай ул, шулай, эстрадада хәтерсез җырчылар күбәя башлады”, - дип көлде аның тормыш иптәше Зөфәр Билалов.

Салават Миңнеханов үз очрагын искә төшерде. Шулай, бер концертта җырның сүзләрен онытып, Салават бер куплетны кабатлый да кабатлый икән. Тәнәфес вакытында тамашага килгән әнисенә Салават, сүзләрне оныттым, дип зарланган. Әнисе моңа: “Әй улым, борчылма, синең сүзләреңне барыбер берәү дә аңламый”, - дип әйткән. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
12.04.2014 13:07:53

салаваттан чыгар ул)))))

12.04.2014 10:18:58

"фобия"...
Менә бу сүз нәрсәне белдерә икән?
Ни нәрсә икән ул, тешләмими микән?
Абау, кеше куркытырдай нәрсәләр язып тутырганнар!!!

11.04.2014 20:41:03

))))))))

Последние комментарии