Зифа Нагаева: Әтисез үскәннәр генә белә

Билгеле автор-башкаручы, алып баручы Зифа Нагаева әтисе ягыннан туганнары белән очрашкан. Бу хакта социаль челтәрдәге битенә ул болай яза:
"Әтисез үстем мин. Аның әрнүләрен әтисез үскәннәр генә белә. Әтинең туганнары белән дә аралашып яшәмәдек. Ләкин күрше авылда гомер буе укытучы булып эшләгән әтинең бер туганы Фәймә апа бар иде, күчтәнәчләр алып, сирәк булса да безгә килеп, аркаларыбыздан сөеп, елап кайтып китә торган иде.
 
Еллар үтте, без дә кеше булдык. Фәймә апа күптән мәрхүм инде, авыр туфраклары җиңел булсын.
 
Күптән түгел аның кызлары Альмира, Дамира, кияве Салават кунакка килеп киттеләр, сөйләшеп туялмадык. Әтиле яклардан җылы җилләр искәндәй тоелды... Азга гына булса да".
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии