Зилә кияүгә чыкты (ФОТО)

Зиләнең тавышын югалттыгызмы? “Яңа гасыр” радиосы ди-джее хәзер ерак Баулыда яши. Җирле радио һәм телевидениедә эшли. Әмма төп яңалык бу түгел. Зилә белән блиц-интервьюны укыгыз.
- Зилә, гаилә тормышына аяк баскансың икән. Кияү кем?
- Венер Әхмәтнәбиев исемле егет. Баулыдан.
- Никахыгыз кайда һәм кайчан булды?
- Кол Шәриф мәчетендә 29 июньдә.
- Туй кайчан?
- Октябрьдә, Алла боерса. Баулы шәһәрендә.
- Танышу ничегрәк булды?
- Бик күптән таншытык. Өч туган абыемның туган көнендә.
- Без белми каласы тагын нинди кызыклар бар?
- Ой, бу сорауга ничек җавап бирергә дә белмим. Бар кызыклар – шул (көлә).
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
Комментарии
"Кияү балакай нигәдер моңсу күренә"
)))Һе, муенга камыт кигәндә бик елмаеп булмый торгандыр инде.)))
Кол ШЭРИФ була, Шариф тугел!!!!!!!!!!!!!!!!!
Котлыйбыз! Гаилэгез нык булсын )
Кияү балакай нигәдер моңсу күренә))))))).