Зинира һәм Ризат Рамазановларны бер тамашачы кызык иткән

Башкортстаннан килгән ханым Ризат белән Зинираның баянга кушылып башкортча җырлавын үтенгән. Зинира – тумышы белән Башкортстаннан, ул башкорт телен яхшы белә. Ә Саба егете Ризат башкорт телендә җырлый алганмы?
“Концерт вакытында Башкортстаннан килгән бер апа “башкортча җырлыйбыз дип, интервьюлар бирәсез, ә гармунга җырлый аласызмы?” - диде. Бәлки ул мине фонограммага җырлый дип уйлагандыр. Булат баянда уйнады, без башкорт телендә бер өзек җырладык. Миңа башкорт телендә җырлауның бер авырлыгы да юк. Тел белгечләре язып бирә, аңлата. Хәзер инде ияләндем. Ә Зинира башкорт телендә иркен җырлый. Без ике телне дә тигез күрәбез. Башкортстанда яшәүче башкортларга да җырны үз телендә ишетү рәхәт. Баймак, Сибай кебек “чеп-чи” башкорт районнарына концерт белән барабыз. 4-5 җыр булса да башкорт телендә җырлыйбыз. Күңелләре була, рәхмәт әйтәләр”, - дип сөйләде Ризат Рамазанов.
 
Ризат әйтүенчә, тамашачы концертларга бик сусаган. “Чаллыда узган концерт вакытында бик күп сорау бирделәр, рәхәтләнеп аралаштык. Аллага шөкер, концертлар бик матур уза”, - ди җырчы.  
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии