Зиннур: «Кайтып киләм, әткәй, яныңа...» (ФОТО)

“Тормыш табышлардан гына түгел, югалтулардан да тора икән ул. Җаным сыкрый... Минем өчен иң якын кешем, киңәшчем, таянычым булган әтием бүген яныбызда юк. Урының оҗмахта булсын, әти! Без синең исемеңә тап төшермәбез!”

Шушы көннәрдә Зиннурның өр-яңа альбомы чыкты. Аның тышлыгында мондый сүзләр язылган:

 

Кадерле тамашачым!

«Кайтып киләм, әткәй, яныңа...» дип исемләнгән икенче CD дискымны хозурыңа тәкъдим итәм. Беренчесен – «Ясин чыктым сиңа, мәхәббәт» альбомын яраттыгыз. Тик, бераз вакыт үткән икән инде... Яңа хезмәтем белән көттергәнем өчен гафу... Бу альбомымны да яратып кабул итәрсез, дип өметләнәм. Җырларымны тыңлап, үзегезгә күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф таба алсагыз, җырларым белән уйландыра алсам... бик бәхетле булыр идем. Иҗатыма битараф булмаганыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм!

Тик тормыш табышлардан гына түгел, югалтулардан да тора икән ул. Бүген җаным сыкрый. Минем өчен иң якын кешем, киңәшчем, таянычым булган әтием бүген яныбызда юк. Һәм бу альбомымны мин аңа –Татарстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең атказанган укытучысы, 21 ел Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, 2010нчы елның 19нчы гыйнварында бу дөнья белән бик иртә хушлашкан әтием – Зиннуров Шамил Зиннур улы истәлегенә багышлыйм. Урының оҗмахта булсын, әти!!! Без синең исемеңә тап төшермәбез!

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
26.07.2011 15:26:35

Шамил Зиннурович чын КЕШЕ, ШЭХЕС иде. Мэгариф хезмэткэрлэре бик хөрмәт итте аны. Хәзер дә бик юксынып, сагынып искә алабыз. Һәрбер укытучының исемен, отчествосын белә иде. Шәхси тормышында кайгы булса уртаклаша, кеше хәленә керә белә иде.

23.07.2011 01:03:50

Шамил бит ул гади кеше генә түгел иде, аны, бер дә ялгышмыйча, КЕШЕ, диеп зур хәрефтән, алтын буяу белән язсаң да аз булыр. Без аны бик ярата идек, хәзер дә догамнан калдырмыйм.
PS. Вафатына берәр ел кала булыр, итальян ресторанында синең дискыңны уйнатып, рәхәтләнеп ял иттергән иде группаны.

30.06.2011 13:26:39

Афэрин,Золфэт!!!!Шамил Зиннуровичнын рухы шат булачак, Алла бирсэ))))

30.06.2011 11:49:41

Дизайн эйбэт. Кояш та юк, каен да.

Последние комментарии