Зөлфәт Зиннуров «Ак чәчәкләр»не бер төндә укыган

«Башваткыч» тапшыруына «Ак чәчәкләр» фильмында төшкән артистлары чакырылгач, Зөлфәт Зиннуров әсәрне бер төндә укып чыккан.

"Әлеге әсәрне X сыйныфта чакта класстан тыш уку вакытында укыган идем, бик ошаган иде. Әмма тапшыру, башваткыч тулаем әлеге романга нигезләнгәч, тагын бер кат искә төшерергә булдым. Съемкаларга бер атна вакыт булса да, әсәрне йотлыгып бер төн эчендә укып чыктым. Әнием, тормыш иптәшем табиб булгач, «Ак чәчәкләр» миңа тагын да якын тоелды, геройларны икенче яктан ачтым. «Әти, син нәрсә укыйсың?» – дип, кызым да кочагымда иркәләнеп утырды. Романның бик көчле җөмләләрен Зәлиягә дә укыдым. Инде хәзер бездә яңа һөнәр үзләштерү хыялы барлыкка килде. Киләчәктә Зәлия Зөлфәтовна исемле табиб белән очрашырга туры килсә, аның һөнәр сайлавында «Ак чәчәкләр»нең өлеше булуын белегез", дип белдергән Зөлфәт "Шәһри Казан" газетасына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии