Зөлфәт Зиннуровның ди-джее ник шорты һәм сланцыдан йөрми?

Күптән түгел Чаллыда фотограф Александр Веприков һәм танылган тамада Зөлфәт Зиннуров бер туйда хезмәт күрсәткән. Шунда фотографны Зөлфәт Зиннуров ди-джееның туй мәҗлесенә шорты һәм сланцыдан килмәве гаҗәпләндергән.
Аның Livejournalда язуына караганда, гадәттә җирле тавыш операторлары өс киемнәренә игътибар бирми икән.
Ди-джеең ник шорты һәм сланцыдан йөрми дигән сорауга Зөлфәт: “Ул шорты, сланцыдан йөри үзе. Ләкин туй башланыр алдыннан киемен алыштыра”, дип җавап бирде.
Комментарии
Фотограф язганның сылтамасын өстәдек.
Ул фотограф язганнын ссылкасын да куегыз инде!