Зөлфия Шакированың улы белән бәйле бер хәл кәефен кыра
Ял көне тәтесә, без аны, әлбәттә, балалар белән уздырырга тырышабыз. Оныгым килә, аңа тәмле-тәмле ризыклар пешерәм, күңелен күрәм. Узган ялларда даике төрле аш пешердем әле. Бер пешергән шулпаны икегә бүләм. Берсенә - традицион рәвештә – токмач. Ә икенче шулпаны гөмбәле аш итәргә булдым. Шулпага үзебезнең Биектау районыннан җыелган ак гөмбәне, бәрәңге, кишерне салып пешерәм дә, соңыннан блендер аша үткәрәм. Бик тәмле була. Укроп-петрушка, сохари салып ашыйбыз.
Балаларыма килгәндә, хәлләре әйбәт. Илһам улым институтта Көнчыгышны өйрәнү тарихы фәнен укыта. Киленем кибеттә директор урынбасары булып эшли. Кечкенәбез – Искәндәр, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында белем ала. Рэп юнәлешендә үз җырларын башкара. Шигырь иҗат итергә бик сәләтле ул. Аның шигырьләре буш түгел, ә тирән мәгънәле. Аның шәлкемнәре бер китап чыгарырлык булды инде. Шигырьләре татар телендә булмавы гына бераз күңелне кыра. Әмма бернигә дә карамастан, иҗатын югары бәялим, бик ошый. Кем белә, бәлки киләчәктә сәхнәне сайлар. Ир-егеткә җитди һөнәр кирәк, ансыз булмый, әлегә укысын, дип белдергән Зөлфия ханым "Шәһри Казан" газетасына.
Комментарии