Альбина Апанаева кызын чәчтарашханәгә кайчан алып барган?

Баланың чәче сизелерлек рәвештә үсә башласа, аның чәчен үзенчәлекле итеп кистерү теләге барлыкка килә. Өй шартларында чәчне матур итеп алдыру мөмкинлеге булмаса, кайбер ата-аналар баланы чәчтарашханәгә алып бара. Беренче сәяхәт баланың чәче ничек үсүенә бәйле рәвештә төрле яшьтә булырга мөмкин. Моны ата-ана үзе хәл итә.
Татар эстрадасының популяр җырчысы, 2,2 яшьлек Миралия исемле кыз үстерүче Альбина Апанаева "Интертат.ру" сайты хәбәрчесе белән үз тәҗрибәсен уртаклашкан:
 
"Кызымны чәчтарашханәгә беренче тапкыр ике яше тулганчы, яз көне алып бардым. Аллага шөкер, көйсезләнмәде, еламады, киресенчә, аңа анда ошады. Дөрес, мин аны алдыма утырттым. Без баланы алдан әзерләмәдек, аңлатып та тормадык. Миралиянең чәче бик озак үсә, шуңа күрә әле бер генә тапкыр чәчтарашханәгә барырга туры килде. Баласын беренче тапкыр чәч кистерергә алып баручы ата-анага киңәшем: бала да, үзегез дә яхшы кәефтә булыгыз!" 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии