Эльмира Сөләйманова вафат: "Соңгы 1-2 елда үз эченә бикләнде..."

Бүген Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова арабыздан китеп барды. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды, соңгы минутка кадәр ышанасы килмәде. Чөнки әле ике атна элек кенә Эльмира белән “Мәйдан” каналының Яңа ел съемкаларында күрешкән идек. Әмма, кызганыч, баянчысы бу коточкыч хәбәрне раслады...
29 ноябрь көнне булган съемкада ук Эльмира кәефсез иде. Әллә каушады, әллә борчылды, әллә чирләде, әллә депрессиядә иде... Кулларыннан тотып утырдым. “Кулың салкын, туңмыйсыңмы?” – дип сорадым. Бөтен җырчылар җырлап бетергәч кенә иң соңгы булып җырлады ул... Бу чыгышы гомерендә соңгысы булыр дип кем уйлаган... 
 
Бүген татар эстрадасы зур югалту кичерә. Чордашлары әле дә шок хәлендә. Алар Эльмираны бары яхшы яктан гына искә ала, аның киң күңелле булуын сөйли.
 
Ландыш Нигъмәтҗанова: “Мин шок хәлендә, бик авыр! Шундый кызганыч, елыйм. Бигрәк яшь, бигрәк җәл. Эстрадада гел бергә идек, гастрольләрдә бергә йөрдек. Беркайчан да, беркемне дә сөйләмәде! Ул яктан бик акыллы иде инде ул. Талантлы, тавышын үзем дә бик ярата идем...”
 
Ильмира Нәгыймова: “Бик ачык, позитив, ачык күңелле кеше иде. Соңгы 1-2 елда гына үз эченә бикләнде, үзгәрде. Смсларга да коры гына җавап бирә иде. Сәбәбен белмим. Әмма бик юмор хисле иде. Ул миңа апам кебек булды, заманында бик булышты. Без “Апа-сеңел” дигән концертлар куйдык, гел бергә булдык”.
 
Ләйсән Гимаева: “Һаман шок хәлендә йөрим. Бик авыр. Эльмираны эстрадага чыкканнан бирле беләм. “Барс Медиа”да эшләгәндә, гастрольләргә күп йөрдек. Юл буе анекдотлар сөйләде, шундый юмор хисле иде, гел көлдерә иде. Йөзендә гел елмаю иде. Ихлас кеше иде ул. Соңгы 2-3 елда күргәнем булмады. Бервакыт концертта сәламәтлегенә зарланган иде. Депрессия дә булгандыр инде...”
 
Алмаз Рәхимов: “Эльмира гадәти тормышта да, сәхнәдә дә бик гади, шат күңелле, тамашачы яраткан, чын халык җырчысы иде. Әле җырларга да җырларга иде бит... Урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашам”.
 
Рамил Галимҗанов: “Эльмира белән бик күп концертлар куйдык, гастрольләрдә йөрдек. Ике дуэт җырыбыз бар. Кеше буларак бик ачык, гади, юмарт иде. Андый кешеләр бик сирәк була. Бу хәбәргә бер дә ышанасы килми”.
 
Руслан Трапезников: “Татар дөньясы тагын бер легендасын югалтты дип башласам, аз булыр. Безне Эльмира белән “Йолдызлар фабрикасы” проекты таныштырды. Дөресрәге, Фәрит Таишев. Ул безне триога җыйды. Эльмира белән студиядә таныштык. 5 сәгать буена “Адашма җилләрдә” җырының кушымтасын яздырдык. Шуна күрәдер бу җырның беренче версиясен күбрәк яраттылар. Икенче очрашуыбыз костюмнар тектерү фабрикасында “Ильдан Лик” бинасында булды. Анда барышлый без өчәү (безнең белән тагын Рүзилә исемле кыз бар иде) тукталышта катып, автобус көтеп торганда, Эльмираның Чаллыда кибетче булып эшләгәнен белдек. Миңа ул чакта 17 яшь булса, Эльмирага 24 яшь тула иде. Шул вакытта Эльмираның ныклы характерлы кыз икәнен белдем. Ул үзенең хыялына үрелер өчен гаиләсен калдырып, Казанга килә иде. Һәр примеркага, һәр җырны яздыруга, һәр репетициягә Чаллыдан килде. “Йолдызлар фабрикасында” Дилә Нигъмәтуллина белән җыр яздырганда (квартет була инде, сәхнәдә дуртәү булгач), Дилә дә Эльмирага күбрәк сүзләр бирергә дип сорады. Чөнки Эльмираның тавышы бик түбән һәм бәрхет сыман иде. “Ком сәгате” җырын яздырдык. Берничә репетиция дә ясадык бергәләп. Эльмира һәр репетициядә үз фикерен әйтте, нәрсәдер ошамый икән, шул ук секундта әйтеп куя иде. Бик туры сүзле кеше булганын белдем шул чакта. Сәхнә артында да Эльмира үзен ныклы характерлы кеше булып күрсәтте. “Йолдызлар фабрикасы”ннан соң без Эльмира белән бик күп вакыт телефон аша аралаша идек. “Барс Медиа” ягыннан яңа проектлар көткән чаклар да булды. Мин үзем җырлар яза башлагач, атна саен “Барс Медиа”га йөри идем. Эльмира ул вакытта гаиләсе белән Чаллыда яши иде. Ул миңа шалтыратып, Фәрит Таишевтан аның турында да сорашкаларга куша иде. Шуннан бирле аралашу азая барды. Көннәрдән бер көнне Эльмира үзе шалтыратып, анарга килешү төзергә тәкъдим итүләрен әйтте. Шул вакытта “Адашма җилләрдә” җырын дуэт яздырырбыз дип киңәшләштек. Бу безнең соңгы сөйләшү булгандыр. Эльмираның яңа продюсеры аның өчен бик озак репертуар эзләде. Анысын артистлардан ишетем беләм. Мин Эльмира белән горурланам. Чөнки ул бернинди каршылыкларга карамыйча, хыялын чынга ашырды. Без күп еллар сөйләшмәсәк тә, мин аның турында артистлар аша сорашкаладым. Барысы да әйбәт булуын белеп, аның өчен бик шатлана идем. Бүген аның бу дөньдан китүе турында белгәннән бирле елыйм. Туктый алмыйм. Күз яшьләре ага. Әле яшисе дә яшисе иде. Ул үзенең соңгы сулышына кадәр сәхнәдә иде. Кешеләр сөйләвенчә, соңгы съемкаларда ул үзен начар хис итсә дә, бу хакта белдертмәскә тырышкан. Эльмира минем хәтердә 24 яшьлек кыз булып калачак. Аллаһы Тәгалә җәннәт ишекләрен ачсын аңа. Барлык туганнарына сабырлык телим, Аллаһы Тәгалә сакласын сезне”.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии