Алсу Фаракшина: «Кеше киемен кимим!» (ИНТЕРВЬЮ)

Татар эстрадасы йолдызларына шәп пародияләр күрсәтүче Алсу Фаракшина сәхнә артында ниләр ишетә?

- Алсу, әйт әле, чыгышыңны караганнан соң, Гөлназ Сәфәрованың шелтә белдергәне булмадымы?

- Гөлназның юк. Киресенчә, аңа ошый. Бер елны концертыбызга гаиләсе белән килеп, үзеннән көлеп, рәхәтләнеп ял итеп утырган иде. Әнисенә дә, әбисенә дә ошаган, дип ишеттем ул вакытта. 

- Мине дә күрсәт, дип сораучылар юкмы соң?

- Алай ук турыдан бәреп сорамыйлар инде. Узган ел менә Илсөя Бәдретдинова «Булмый инде булмагач» җырын тәкъдим итте. Үзләрен күрсәттерергә теләүчеләр җитәрлек татар эстрадасында.
 
- Киемнәреңне ничек алыштырып өлгерәсең?
 
- Мин аларны махсус тектерәм. Алып баручы сөйләгән арада, тиз генә эләктереп чыгам. Киенеп өлгермәгән очраклар да була. Ул вакытта итәкне тотып җырларга туры килә инде. 
 
- Йолдызлар киенү стилегезне ошатамы?
 
- Төрлесе бар. Берәүләр, бөтенләй игътибар да итми. Бер юлы Зөлфия Шакирова яныма килде дә, «Мин сәхнәгә мондый дешевый күлмәкләр киеп чыкмыйм. Мине күрсәткәндә яхшыракны ки», диде. Үзенекен дә биреп торырга риза иде ул хәтта. Андыйларга җавабым туры: Сәхнәгә кеше киеме киеп чыкмыйм. Кыйммәтле күлмәкләр алып, шиковать итеп йөрергә әлегә халык артисты да түгелмен!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
13.02.2013 19:53:58

булмагач нигэ мэтэшергэ?

13.02.2013 16:31:24

Хэнифэ
13.02.2013 00:45:50

Яратмыйм да инде шуны,кыланчык.Илсояне вообще курсэтэ белми,ошамый.Самодеятельность инде,авыл клубларына бара.

Узе телэгэнне, булдыралганны курсэту элбэттэ яхшы килеп чыга. Э инде заявка буенча пародия, билгеле,чын кунелдэн була алмыйдыр. "Булмый инде, булмагач..."))

13.02.2013 10:13:06

Молодец син, Алсу!
Бер дә аптырап тормыйсың! Уңышлар сиңа! Бер урында торма, гел хәрәкәттә һәм үсештә бул)

13.02.2013 09:03:27

Алсу!
"Кыйммәтле күлмәкләр алып, шиковать итеп йөрергә әлегә халык артисты да түгелмен!"
Во!!!

13.02.2013 00:45:50

Яратмыйм да инде шуны,кыланчык.Илсояне вообще курсэтэ белми,ошамый.Самодеятельность инде,авыл клубларына бара.

Последние комментарии