Алсу Фаракшина: Вәсилә Фәттахованың образын күрсәтергә кыенсынам

Татар эстрадасының беренче хатын-кыз пародисткасы Алсу Фаракшина тамашачыны яңа образлары белән һәрдаим шаккатырып тора. Соңгы вакытта ул Ильвина, Индива кебек берсеннән-берсе үзенчәлекле тавышлы җырчыларга пародия ясый башлады. Алсуның Вәсилә Фәттаховага ясаган пародиясе дә бар икән. Әмма аны Вәсилә дә, тамашачы да күрә алмады. Алсу бу образны сәхнәгә алып чыгачакмы?

"Гадәттә, мин пародия ясар алдыннан артистларның үзләре белән сөйләшеп алам. Әлегә кадәр берсенең дә каршы килгәне яисә тискәре фикер белдергәне булмады. Вәсилә үзенә пародия ясавымны белде, чөнки аннан җырга “минусовка” сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Каршы түгел иде. Әмма үзем кыенсынам. Халыкта төрле фикерләр туарга мөмкин: кемгәдер ошамас, ә кемдер, киресенчә, аны күз алдына китереп, тавышын ишеткәндәй сөенер. Шулай да Вәсиләнең образын тамашачыга тәкъдим иткәнче, аның тормыш иптәше белән киңәшләшеп алырга телим", дип белдергән "Интертат. ру" сайтына.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
30.03.2016 14:19:29

Вафат булган кешенен рухына тимэ син сенелем.Тыныч ятсын.

30.03.2016 14:16:39

Сорап та торма иреннэн, яраларын кузгатып. Вэсилэгэ хэзер пародия тугел, дога гына кирэк.

Последние комментарии