Алсу Фазлыева югалган

Җырчы Алсу Фазлыева бу көннәрдә югалып торган. Аны дүрт көн эзләп тә табалмаган танышлары куркуга төшкән.

Бөтен халык нәрсә булды икән дип баш вата, ә Алсу 4 көн телефонсыз яшәп карарга булган икән.

«Беренчедән, кызык, икенчедән, гадәти булмаган тормыш булды бу», – дип хәбәр итә Алсу Инстаграм челтәрендә. «4 көндә вакытымны күбрәк балаларга багышладым. Азат белән күп сөйләштек. Анекдот бар бит: «Өйдә электр бетте дә, хатыным белән сөйләшеп утырдык. Бигрәк приятный кеше икән». Азат та приятный кеше булып чыкты. Шаярту, әлбәттә. Әмма, оффлайн тормышта чынлап та якындагы кешеләрең белән күбрәк сөйләшә башлыйсың икән.

Өй буенча да эшләр күп эшләнде: үтүкләмәгән кер калмады, челтәр-пәрдәләрне юып элдем, өй җыештырдым… Ә рәсми эш бераз артта калды. Ай ахыры – бизнеста планны тутыру авыррак булды. Аптырагач, кайвакыт Азатның телефонын алырга туры килде. Бөтен дөнья мине югалтты, розысыкка бирделәр. Күпләр куркып беткән! Ахырда мин шундый нәтиҗәгә килдем: бүгенге тормыш телефонсыз була алмый. Бу – безнең яшәү рәвешебез. Тик шулай да, кайвакыт телефоннан ял итә белергә кирәк», – дип яза җырчы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии