Айваз Садыров “Татар радиосы”ның яңа мөхәррире итеп билгеләнгән (ӘҢГӘМӘ)

Күп кенә җырчыларның яңа җырларын беренче тапкыр яңгыратучы, кызыклы шоу-программалары белән киң аудиторияне колачлаган “Татар радиосы” җитәкчелегендә үзгәрешләр бар. Алмаз Миргаязов эшеннән киткәч, анда баш мөхәррир вазыйфалары Айваз Садыровка йөкләнгән.

 Айваз Садыров күпләргә ди-джей буларак таныш. Үзе дә киләчәген радио алып баручысы итеп күз алдына китергән. Хәтта өендә радиоузельләр булдырып, тавышын магнитофонга кадәр яздырып, бер бүлмәдән икенче бүлмәгә тавышын ишеттерә торган булган. Арча педагогия көллиятендә укыганда ук “Арча радиосы”нда ди-джей булып эшли башлаган. Аннары “Татар радиосы”на эшкә чакыралар. 2011 елның 7 маеннан башлап Айваз Садыров “Татар радиосы”нда хезмәт куя.

- Айваз, беренче эш итеп яңа вазыйфага керешүең уңаеннан котлауларны җиткерәбез. Тыңлаучылар сине хәзер ди-джей буларак ишетә алачаклармы соң?

- Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт (елмая). Алып баручы буларак эфирга сирәк чыгачакмын. Атнага бер генә тапкыр булырга мөмкин. Ләкин эфирга чыгу – минем өчен бертөрле зарурият. Мәсәлән, һәркемдә ашарга, эчәргә мохтаҗлык бар, шуңа әлеге мохтаҗлыктан берничек тә баш тарта алмыйм. Тапшыруларга килгәндә, бүгенге көндә минем катнашудагы “Бүреләр белән бию” проекты бара. Без аны Әбри Хәбриев, Алмаз Гыйльметдинов белән өчәүләп алып барабыз. Тапшыру узган елның сентябрь аеннан эшләп киткән иде. Шулай ук хәзерге вакытта эфир форматын яңа рубрикалар белән тулыландыру эшләре бара. Моннан тыш сюрприз көтелә. Яңа проектлар, яңа тапшырулар булачак. Анда да автор-башкаручы буларак чыгачакмын. Әлегә бар серләрне дә ачып салырга ашыкмыйк.

- Яшьләр арасында ди-джей булырга теләүчеләр шактый. Син әлеге эшнең уңай һәм тискәре якларын әйтә аласыңмы?

- Ди-джей булуның тискәре якларын күрмим. Гәрчә тискәре якның һәрбер профессиядә булуына карамастан. Бәлки уңай сыйфаты күләгәсендә тискәре яклары сизелмичә каладыр? Уңай якларына килгәндә, радиода эшләү – ул үзе миңа рәхәтлек бирә. Чөнки кечкенәдән радиода эшләргә дигән максат куйган идем. Аннары бер урында гына таптанып та торырга яратмыйм. Гомер буе үземне ди-джей итеп тә күрмим. Әлбәттә, мин булганы белән канәгать. Булдыра алганда, алга атларга омтылам. Бар эфир ди-джее һәм төрле тапшырулар алып баручы. Эфирга сәламнәр әйтергә генә чыгарга ярамый дип, үз-үземә алдан ук әйтеп куйган идем. Үзеңнең фикереңне әйтә алырлык программалар алып баруны күздә тоттым.

- Радиода баш мөхәррир вазыйфасы нәрсәдән гыйбарәт?

- Ул эфир “сәясәте” белән бәйле. Тапшырулар, ди-джейлар, шулай ук яңа ди-джейлар алу. Барлык эфир өчен мин җавап бирәм. Беренче чиратта радио ул – эфир эшчәнлеге. Менә шул эшчәнлек минем өстемдә дигән сүз.

- Бүгенге татар радиоларында сөйләм культурасы нинди хәлдә?

- Сөйләм культурасы буенча без, алып баручылар тарафына бик күп тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килә. Сөйләм культурасын, татар телен өйрәтүче педагоглардан Илдар абый Низамовтан да (бүгенге көндә Айваз Садыров Казан федераль университетының журналистика факультетында читтән торып IV курста укый – Э.Г.) моны ишетеп торабыз. Шуны әйтәсем килә: минемчә, бүгенге көндә татар теле яңа стандартлар алып килә. Әле кагыйдәгә, законга кертелмәгән стандартлар алар. Әйтик, заманында Тукай теле булган. Моңарчы иске татар телендә сөйләшкәннәр. Ә кем безгә гарантия бирә ала, әйтик, 15 елдан соң татар теле яңа форматта булмас дип?! Тел һәрвакыт үзгәрә. Иске һәм яңа татар теле бар. Бәлки тагын да яңарак татар теле чыгар. Ә бәлки кешенең ихтыяҗыннан чыгып үзгәрер. Моны ничек аңалаталар?

Әйтик, хәзерге кулланышка яңа инглиз сүзләре керә, шулай ук рус теле сүзләрен дә кыстырабыз. Аларны икенче төрле формага китерәбез. Галимнәр тарафыннан бу процесс уңай кабул ителми. Алар тарафыннан һәрвакыт тәнкыйтькә бирелә. Мин моны аның кадәр начар сыйфат дип санамыйм. Законга кертелмәгән заманча татар теле дип әйтер идем. Безнең радиога әдәби телдә сөйләшергә дигән максат куелмаган. Бүгенге көндә рус һәм чит ил радиостанцияләрендә дә сленг куллану күзәтелә. Халыкка якын булган гади аралашу телен куллану начар дип санамыйм. Ләкин шул ук вакытта артык дорфа хаталар ясалырга тиеш түгел. Үзен заманча уйлый белүче, интеллигент булган яшь һәм урта буынга тәкъдим ителә торган радиостанция без. Мәсәлән, “Беренче канал” белән “Культура” каналларын алыйк. “Беренче канал”да “Культура” каналындагы сыман сөйләшеп утырмыйлар. Әгәр татар әдәби телендә сөйләшеп утырсак, ул безнең “Культура” каналындагы сыман килеп чыгар иде.

- Шулай да баш мөхәррир буларак нинди максатлар куелды һәм үзеңнән нинди яңалыклар кертер идең?

- Мин радиобыз белән горурланам. Дәвам итә алырлык форматта эшли торган радио. Моңа кадәр эшләп килгән форматны кисеп, яңа форматны аласым килми. Мин бары алга таба тагын да баетып, камилләштереп дәвам итәр идем. Радиостанциябезнең элеккеге җитәкчесе Алмаз Миргаязов – бик күп көч куйган шәхес. Аның башлаган эшен, куйган хезмәтен тагын да камилләштереп, яңалыклар кертеп, заманча стандартларга кертеп эшләү күздә тотыла. Чөнки бүгенге көндә радиоларда кайбер стандартлар бар. Ләкин кайбер урыннарда ул стандартлардан тайпылып, һәрбер радиостанция индивидуаль булырга тиеш. Радиолар эшчәнлегендә безнең радиога тиңдәш юк. Бу мактану түгел, ә горурлану нәтиҗәсе. Бер генә милләттә дә милли радиостанцияләр челтәре юк. Әрмәннәрдә бармы ул? Ә безнең радиостанцияләр челтәре Төмәндә дә, Ульянда да, Новгородта да бар. Кая татарлар яши, шунда яңгырыйбыз без. Чөнки халык саны буенча татарлар Россиядә икенче урында тора.

Россиядә милли радиостанцияләр арасында тиңдәш булмаган проект без. Шунлыктан җаваплылык зурдан. Мин аны аңлыйм. Бәлки минем яшь булуым җитәкчелек тарафыннан аларны җәлеп иткәндер дә. Чөнки яшь кеше радио форматны заманча итеп күрә белә. Киләчәктә яңа проектлар, яңа программалар, эфирның яңача яңгыравы көтеләчәк. Безнең тыңлаучылар колагына ятышлырак форма алачак. Моңа кадәр бик яхшы эшләгән радио тагын да яхшы юнәлештә барачак. Билгеле формат үзгәреше булмый. Шушы форматны яңарту, яңа технологияләр, яңа алымнар кулланып, эфирны баету күзәтеләчәк. Экспериментлар да күп булачак. Мин аңардан курыкмыйм. Радио өлкәсендә моңарчы күзәтелмәгән проектларны тәкъдим итеп карау, яңа тавышлар, яңа йолдызлар уянуы һәм башкасы. Чөнки радио гел эзләнүдә. Бер урында гына утырып торырга ярамый.

Чыганак: "Интертат. ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии