Бу атнага йолдызнамә

26 гыйнвар -1 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Тормышыгызга нинди дә булса үзгәреш кертергә тырышыгыз. кешеләр белән күбрәк аралашыгыз. Эшен алыштырырга теләүчеләр өчен нәкъ вакыты.

Үгезбозау

Яңа танышлар табу өчен бик үк кулай вакыт түгел. Карьера турында кайгырту, эштәге проблемалар шәхси тормыш турында уйларга бирми.

Игезәкләр

Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар чыгу куркынычы бар. Бер-берегезгә юл куярга өйрәнегез. Финанс югалтудан сакланырга кирәк.

Кысла

Яңа танышлар табу, аралашулар даирәсен киңәйтү өчен яхшы вакыт. Мәхәббәттә дә уңыш көтә. Якыннарыгыз янәшәсендә ял итәргә тырышыгыз.

Арыслан

Беренче урынга матди проблемалар чыга. Күп вакытны эшкә багышларга туры килә. Бурычлардан котылырга, яңаларын алмаска кирәк.

Кыз

Тормыш ныклыгыгызны сыный. Болай да катлауланган хәлне кискенләндермәс өчен, шактый тырышырга туры киләчәк. Булганын саклау, булдыра алмаганына омтылмау яхшырак.

Үлчәү

Үз мөмкинлекләреңне күрсәтү җиңел түгел. Өлкән буынның көчле басымы сизеләчәк. Яңа эш башламагыз, иң элек булганнарын тәмамларга тәмамларга кирәк.

Чаян

Яраткан кешегез белән романтик кичке аш оештыру араларны тагын да якынайтырга ярдәм итәр.

Укчы

Командировкаларга чыгучыларның юллары уңа. Тормышта кирәге чыгардай яңа танышлар таба алачаксыз.

Кәҗәмөгез

Якыннарыгызга карата йомшаграк мөгамәләдә булыгыз. Гомумән алганда, уңышлы вакыт.

Сукояр

Яңа мөнәсәбәтләр, суына башлаган хисләрне яңадан тергезү өчен яхшы атна.

Балык

Тормышта булган хәлләрне анализлау киләчәктә ялгышлар ясаудан саклар. Психологик ярдәм кирәк булуы бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
04.02.2015 15:14:51

ни очен вакытында йолдызнамэ чыкмый

Последние комментарии