Булат Нигъмәтуллин ник гаиләсе белән ял итми?

Җырчы Булат Нигъмәтуллинның инстаграм челтәрен күзәтсәң, җылы якларда төшкән фотолар күрергә мөмкин. Ләкин әлеге фотоларда ул гаиләсе белән түгел, ә бер үзе. Әлеге факт уйландырырга мәҗбүр итә.

 TMTV командасы моны игътибарсыз калдырмаган. Баксаң, җырчы эш буенча Краснодар һәм Сочи якларында булып кайткан. Аның белән сеңлесе Дилә Нигъмәтуллина һәм җырчы Альбина Апанаева булган. “Эшләргә баргач, бер очтан ял итеп кайтырга уйладык” – дип сөйләде Булат. Ә гаиләгә килгәндә, барысыда Аллага шөкер тыныч. “Узган ел кинәт кенә Мисырга очкан идек, бәлки быел да шулай тиз арада гына берәр кая барып кайтырга планлаштырырбыз", – дигән Булат Нигъмәтуллин.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии