Диана Таҗетдинова: «Бертөрле артистлар күп хәзер, ә минем алардан соңыннан «чәйнәрлек» дәрәҗәдә аерылып торасым килә»

Шаулап-гөрләп үткән ТМТВ премиясендә Диана барсыннан да аерылып торды. Яшь җырчы халык теленнән әле дә булса төшми. Кемдер аны тәнкыйтли, кемдер мактый... Кыскасы, эстрадада - яңа персонаж. Кем ул?

- Мин – Татарстанның халык артисты, профессор Рәфыйк Тәҗетдиновның олы кызы. Без гаиләдә өч кыз, игезәк сеңлеләрем дә бар. Казанда тудым һәм бүгенге көндә дә монда яшим. Күптәннән җырлыйм. Репертуарым биш телдә: татарча, русча, әрмәнчә, французча һәм инглизчә. Төп шөгылем – эстрада һәм бәйрәмнәр алып бару. Март ахырында 26 яшь тулды. Буем – 167 сантиметр. Кыскача биографиям шул.

ТМТВ премиясе - минем иң зур казанышым. Аңа ия булыр өчен, ел дәвамында тырышып эшләдем. Студиядән чыкмый җырлар яздырдык, сыйфатлы клиплар төшердек... Бу өлкәдә көч түгүемне дәвам итәм. Хәзер минем хыялымда - “Алтын барс”.

- Сәхнәдәге үзенчәлекле образ – үзегезнең теләгегезме, әллә инде продюсерлар әмереме?

- Әлбәттә, үз теләгем. Чөнки минем беркемгә дә охшасым килми. Бертөрле артистлар күп хәзер, ә минем шулар арасыннан аерылып торасым килә. Соңыннан соң мине сөйләрлек, “чәйнәрлек” булырлык дәрәҗәдә аерылып торасым килә. Өстәвенә, соңыннан мин булып кыланучылар да пәйда булсын иде - шул минем максатым. Һәм мин аңа ирештем дип тә әйтә алам. Газеталарда, сайтларда, “Инстаграм”да минем турыда гына яздылар, берсе дә битараф калмаган. Башка бер артистны да алай сүкмиләр. Ә минем өчен “ак” пиар белән “кара” пиар арасында аерма юк. Миңа шул кирәк иде дә. Вакыт үтсен әле, яратырлар. Заманында Радик Юльякшинны да халык аңламады. Киемен сүктеләр, үзен. Ә хәзер аннан да яхшы артист юк.

Киемгә килгәндә, нык ачык кием кидем дип әйтмәс идем. Голливуд, Ауропа, Мәскәү артистлары минем киемемне бөтенләй тыйнак дип атар иде. Татар эстрадасы йолдызлары кебек киенергә җыенмыйм. Минем үз стилем бар. Кызыл, озын һәм чәчәкле күлмәктә тамашачы мине күрмәячәк. Эстрада алга атларга тиеш. Җитте инде ул бертөрле күлмәкләр киеп, алмагач белән каен турында җырларга! Эстрадабыз яңа дәрәҗәгә чыксын!

- Гадәти булмаган образыгызга әтиегезнең карашы?

- Супер! Ул минем өчен шат кына. Ул мине шундый итеп тәрбияләде. Әтием үзе дә башкалардан аерылып тора, без – аның кызлары да шундый. Ул яктан мин әтигә охшаганмын. Без кечкенә чакта ул Ауропа буйлап гастрольләрдә йөри иде. Кайткан саен безгә матур, кешедә булмаган киемнәр алып кайтты. Мәктәптә укыганда ук миндә тезгә кадәр ал, яшел итекләр бар иде. Ул оригиналь күлмәкләрнең саны!.. Әти безне ярата. Әле сеңлеләрем миңа караганда да оригинальрәк, аларны күрсәгез!..

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии