Әбри Хәбриев русча "аңламый башлаган"

Күптән түгел Әбри Хәбриев кызы Камиләне балалар бакчасына биргән. Кызчык инде бозылырга да өлгергән. Ул өйгә кайткач, бары тик рус телендә генә сөйләшә икән. Әмма әтисе кызы туган телне онытмасын өчен, бер ысул уйлап тапкан.

ТМТV каналы хәбәр итүенчә, бала татарча аралашудан туктау белән, Әбри аның белән сөйләшми башлый. Имеш, ул русча аңламый. Менә шул рәвешле миллиҗанлы Әбри Хәбриев балага үз теленнән дә мөһимрәк әйбер юклыгын аңлатмакчы, күрәсең. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
27.12.2012 13:31:40

Сөйлиләр түгел,Сөйләшәләр!!! Фазыл!

27.12.2012 00:53:53

Бик яхшы ысул-үземнең баштан узды. Ике малаем да татарча бик яхшы сөйлиләр.

26.12.2012 14:21:29

газеталардан эзер хэрэблэрне яхшы жыеп утыралар ТМТВда)

Последние комментарии