Фәдис Ганиев Гөлназ Асаева турында: Гөлназ – бәхетле бала, чөнки аның ике әтисе бар!

Казанда яшь җырчы Гөлназ Асаеваның концерты гөрләп узды. Бу – бер сезонда куелган өр-яңа программалы икенче тамаша. Октябрь аенда узган концертта Гөлназның әтисе – җырчы Рөстәм Асаев чыгыш ясаган иде. Бу юлы исә җырчының Уфада яшәүче әти-әнисе – Башкортстанның атказанган артисты Лилия Биктимерова һәм Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев катнашты.

18 яшендә генә булса да, Гөлназ моңлы тавышы, чибәрлеге, тыйнаклыгы белән Казан тамашачысының мәхәббәтен яулап алды. Әнисе Лилия дә кызының иҗатын хөрмәт итеп килгән казанлыларга рәхмәтләрен җиткерде. Гөлназ әти-әнисе белән дуэт җырлар башкарды. "Бүген бигрәк тә дулкынлану хисләре кичерәм. Күңелем тулып тора, аеруча дуэт җырлаганда елыйсым килде. Кече башымны олы итеп килгән Казан тамашачысына иҗатыма битараф булмаганы өчен рәхмәтләремне белдерәм", – диде Гөлназ.

– Гөлназ – бик бәхетле бала, чөнки аның ике әтисе бар. Бер канаты Казанда булса, икенчесе – Уфада. Гөлназны 4 яшеннән бирле үстердем. Кыенсынып үсмәсен дип үз баламнан да артыграк күрдем, яраттым. Гөлназ һәрвакыт сәхнәгә омтылды, хәтта ыргылып торды. Без исә баланың башын физика, математика белән катырмадык, киресенчә, җырлау сәләтен үстерергә теләдек. Гөлназның концертларында катнашырга насыйп булса иде дип тели идем. Аллага шөкер, бу көннәр килеп җитте, – дип сөйләде Фәдис Ганиев.

Гөлназ ике әтисен дә ихтирам итә, якын күрә. Рөстәм Асаевның концертта катнашмавы аның Башкортстанга китүе белән бәйле иде. Киләчәктә Гөлназ әнисе һәм ике әтисе катнашында яңа программа әзерләргә теләвен белдерде. Ә тамашачы, чынлап та, бу гаиләне көчле алкышларга күмде. Концерт тәмамлангач та, Гөлназ белән Лилия тамашачы соравы буенча җыр башкарды. Халык аларны сәхнәдән җибәрергә теләмәде, чөнки казанлылар өчен бу җырлы гаиләнең чыгышы бик тансык иде!

Чыганак: "Интертат.ру" сайты

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии