Фирдүс Тямаев 15 меңлек билет алган. Концертка түгел

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кариев исемендәге Казан Татар яшь тамашачы театрында күрсәтелгән хәйрия спектакленең иганәчесе булган.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.
 
– Фирдүс Тямаев балаларга билетлар өчен 15 мең сум акча бирде. Без мөмкинлекләре чикле балаларга билетлар биреп, аларга спектакль күрсәттек, – ди театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.
 
Хәйрия спектакльләре традициясенең бу театрда һәрвакыт булуын әйтә ул.
– Фирдүснең бу гамәле башкаларга да үрнәк булсын иде, – ди директор.
 
Театр балаларга «Бүре белән Кәҗә» әкиятен тәкъдим иткән.
 
Берничә көн элек Мәскәүдән килгән тамашачы – Зөһрә Фатыйх та балаларга билет алу өчен хәйрия ярдәме күрсәткән.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии