Гөлназ Аcаева булачак ирен ничек сайлаячагын әйтте

Гөлназ Асаева – моңлы тавышлы яшь җырчы. 16 яшеннән бирле ялгызы гына концертлар куя. Сәхнәдә ул тыйнаклыгы һәм бай репертуары белән аерылып тора.
– Гөлназ, 16 яшеңнән бирле сольный концертлар куясың. Монда, һичшиксез, әти-әниеңнең дә ярдәме зурдыр.
– Сольный карьерамны башлау – үз теләгем. Мин моңа 16 яшьтә әзер идем, чөнки кечкенәдән үк зур сәхнәдә булдым, әни белән әтиләрнең концертында җырлап үстем. Иҗатым белән шәхсән үзем шөгыльләнәм. Әти-әнидән бары тик бер нәрсә –киңәш кенә сорый алам. Хәтта кайчак акча беткән чаклар да була, әмма үз проблемаларымны үзем кайгыртам, аларны борчуга салмаска тырышам.

– Әниең – Лилия Биктимерова, Башкортстанның атказанган артисты. Әтиләрең – Рөстәм Асаев белән Фәдис Ганиев – танылган җырчылар. Сине күбрәк кем кызы дип таныйлар соң?
– Татарстанда – Рөстәм Асаевныкы дип, Башкортстанда – Лилия кызы, диләр. Әни Башкортстанда бик танылган булса да, Татарстанда аны «Асаева әнисе» диләр.
 
– Әти-әниең син кечкенә чакта аерылыша. Ул чакларны хәтерлисеңме?
– Рөстәм әти белән бергә яшәгәнне бик хәтерләмим. Әмма аерылышкач, әти белән күрешкән чаклар, аңа ияреп эшенә йөргәннәр хәтердә. Әти опера театрында эшли иде, аның белән сәхнә артында йөреп, опера сәнгатенә гашыйк булдым да инде.
 
Әти-әнинең бергә булмавы миңа ниндидер психологик авырлыклар китерде дип әйтә алмыйм. Үзләренә ничек авыр булганын алар миңа сиздермәскә тырышты. Икесенең дә назын тоеп, иркәләнеп үстем. Әни Фәдис әти белән яши башлаган мизгелләрне яхшы хәтерлим. Башта кыен булды, никтер ышаныч булмады... Аннары, үзем дә сизмәстән, аңа «Әти» дип дәшеп, үз иттем. Аның яхшы һәм ышанычлы кеше икәнен, бала гына булсам да, шундук сизгәнмендер. Аллага шөкер, Фәдис әти бик якын кеше. Ул мине караган кебек, кеше үз баласын да карамыйдыр. Үстерде, тәрбияләде... Җил-яңгыр тидермичә, үз канаты астында яшәтте. Аның алдында баш иям, ул бик лаеклы кеше!
 
 
Үзем кечкенәдән барын да аңлаганмын. Хәтта балачакта әнигә: «Вакыты җиткәч, минем дә никахым булыр бит. Туйга Рөстәм әтине дә, Фәдис әтине дә чакырачакмын. Кара әле, әни, табын артында ике ягыңда ике ир-ат утырачак, вәт бәхетле хатын син», – дигәнмен (көлә).
 
– Фәдис әтиең сине ачулана аламы?
– Әлбәттә! Мин бит каты телле, туры сүзле... Бәлки кайчак аны рәнҗетеп тә куямдыр. Әмма ул үпкәсен бик күрсәтмәскә тырыша.
Алар Рөстәм әти белән икесе ике төрле кеше бит. Рөстәм әти – тыныч, кеше белән конфликтка керми... Ә Фәдис әти – аның капма-каршысы. Миңа ул тәрбия биргәнгә, мин дә шундыйдыр, күрәсең. Рөстәм әти белән үссәм, тыныч холыклы, оялчан, итагатьле бала булыр идем.
Әнием дә каты холыклы. Мин шук бала идем. Беренче сыйныфта ук яратмаган математика дәресеннән качып, базарга барып күлмәкләр карап йөри идем. Каешның кайда икәнен әни күрсәтеп кенә торды. Әнидән күп эләкте: чыбыркысы да булды, прәннеге дә... Әле дә шулай. Тик хәзер кул гына күтәрә алмый, сүзе белән «ала».

– Гадәттә, хатын-кыз булачак ирен әтисенә охшатып сайлый, диләр. Син тормыш ярыңның кемгә охшавын телисең?
– Ике әтигә дә. Шундый бер алтын урталык табып, икесенең дә яхшы сыйфатларын үзенә сыйдырган ир-ат белән тормыш корыр идем.
 
– Кайчан кияүгә чыгам дисең?
– Теләгем – ике-өч елдан. Ошаткан ир-ат булса, бәлки хәзер үк тә чыгар идем.
Башымны югалтып гашыйк булган чаклар булды, әмма соңыннан ялгышканымны аңладым. 17 яшемдә хәтта әйберләремне җыеп, әти-әнидән чыгып киткән идем, чөнки алар мәхәббәтемә каршы булдылар. Янәсе, мин әнинең язмышын кабатлыйм: аның кебек 17 яшьтә үк бала табам да, соңыннан барыбер аерылашачакмын... Аллага шөкер, бу озакка бармады. Мөгаен, бар да әти-әни уйлаганча барып чыккан булыр иде.
 
 

 
 
– Ә туганнарың белән мөнәсәбәтләрең ничек?
– Бик яхшы. Кәримне яратам дип кенә әйтеп, аңа булган хисләремне аңлатып бетерә алмыйм. Мине әни 17дә тапкан булса, Кәримне соң алып кайтты. Энем белән яшь аермабыз зур булгач, күпләр аны минем бала дип тә уйлый. Буш вакытымны аның белән уздырырга яратам. Ике-өч көн күрми торсам, акылдан шаша башлыйм: телефоннан аның фотосурәтләрен карап кына торам.
 
Гаиләдә бер бала үскәч, игътибар гел миндә булуга өйрәнгәнмен. Хәтта, Кәрим тугач: «Мине яратмыйсыз», – дип елаганымны хәтерлим. Күз алдына китерәсезме: моңа кадәр 17 ел буе мин игътибар үзәгендә идем, аннан кинәт кенә ул игътибар башка кешегә күчте дә куйды. Миндә хәтта стресс булды. Аннары бергәләп утырып сөйләштек, әти-әни миңа барын да аңлатты.
 
Мөслим белән Әминә туганнарым да миңа бик якын. Казанга барсам, алар белән булырга тырышам. Алар да мине «апа» дип көтеп торалар. Рөстәм әтинең хатыны да ихлас кеше, мул табыннар әзерләп көтеп тора.
 
Мин – әти белән, әни үзенең беренче ире белән дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәвебезгә Фәдис әтиемә рәхмәтлемен. Бәлки кайчандыр аларга аралашырга да бик үк рәхәт булмагандыр, әмма моны миңа сиздермәделәр. Кемгәдер ят булып тоелса да, Фәдис әти белән бергәләп, без Рөстәм әтинең әти-әниләренә кайтып йөрибез. Шуңа бөтен авыл шакката инде. Миңа рәхәт булсын өчен, Фәдис әти барын да җайларга тырышты.
 
– Әниегез белән яшь аермагыз – 17 ел гына...
– Әйе, без ахирәтләр кебек. Сәүдә үзәкләрендә аңа «Әни» дип кычкырып эндәшсәм, бөтен кеше борылып карый. Әни миңа: «Тормышның авыр минутларында минем сиңа ярдәм итүемне теләсәң, миннән серләрең булмасын», – диде. Шуңа күрә, түкми-чәчми, барын да сөйләп барам. Кайчак телефоныма смс килсә дә, бергәләп укыйбыз, егетләргә икәүләп җавап язабыз.
 
– Сине ошатып йөрүче егетләр күпме?
– Игътибар җитми дип әйтә алмыйм, әмма үземә ошый торганнар, күңелемә якын булганнар юк диярлек.
 
– Егетләр тарафыннан сиңа эшләнгән иң зур һәм көтелмәгән сюрприз нинди булды?
– Радик Юльякшинның үз концертының көнен күчереп, минем сольный концертка чыгыш ясарга килүе. Бу, чынлап та, көтелмәгән хәл булды.

– Буш вакытыңны ничек уздырырга яратасың.
– Автомобильләр яратам. Әлегә үземнең машинам юк, шуңа да автосалоннарда сайланып йөрим. Күп тест-драйвлар үтәм. Кечкенә чакта да курчак уйнарга яратмадым, бер зур тартма машиналарым бар иде, шулар белән мәш килдем.
 

– Тормышта нәрсәдән куркасың?
– Дан, популярлыкны югалту минем өчен бөтенләй куркыныч әйбер түгел. Хатын-кыз бәхетен тоя алмам дип куркам. Начар ир эләгер, балаларым авыру булып туар – шул иң куркынычы. Шуңа да, Аллаһыдан үземә һәрчак хатын-кыз бәхете сорыйм.
 
– Интервью ахырындагы ташка басылган сорауларның берсе: киләчәккә планнарың ниндирәк?
– Хәзер яңа проект өстендә эш алып барабыз. Киләчәктә сәхнә исемем Гөлназ Асаева түгел, ә Җәннәт булачак. Җыр стиле дә, киенү дә үзгәрәчәк. Күңелемә татар халык җырлары күбрәк якын булса да, башка юнәлештә җырлыйсы булачак. Әмма Мәскәүгә киттем дә туган телемне, туган телемдәге җырларымны оныттым дигән сүз түгел. Эстрадада Гөлназ Асаева исеме һәм аның җырлары калачак. Гомумән, сәхнәдә матурлыкны, этиканы саклап каласым килә. Ачык киемнәр киеп, ярым шәрә килеш чыгарга җыенмыйм. Продюсер белән дә алдан килешеп, бер-беребезне аңлап эшләрбез дип уйлыйм. Ир-егет булсам, курыкмый, әллә нәрсәләр эшләр идем. Әмма, беренчедән, мин – хатын-кыз, икенчедән, мөселман динендә.
 
– Үзең җырлаганча, «торган кадәр тормас бүтән, очар вакытлары җиткән», күрәсең. Канатларың нык булсын дип теләп калабыз!
– Зур рәхмәт!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии