Гөлназ Сәфәрова ире турында: «Әти-әнигә аерылачакмын дидем»

− Ленар – инженер. Иҗат кешесе булмагач, уртак тел табу авыр булмадымы? Арагызда аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә идеме? Хәзер дә алар бармы?
− Башта авыр иде! Беренче өч ел уртак фикергә килә алмый идек. Кияүгә чыкканда әти-әнигә: «Әгәр дә Ленарга карата хисләрем сүрелсә, аерылачакмын», ‒ дидем. Дөресен әйтәм: безнең бер-беребезгә чынаяк атып кычкырышканыбыз да бар. Бүгенге көнне, Аллаһка шөкер, бар да яхшы. Ленар да эшемне аңлый башлады кебек. Тик шулай да «кәнфитләнеп» утырасым килми, талашулар була. Мәсәлән, ул бу ялларда гаиләбез белән каядыр ял итәргә планлаштырырга мөмкин. Мин, эшем булса, аңа бара алмывымны белдерәм. Ул миңа гел: «Синнән башка да алып баручы табылыр. Без китәбез», ‒ дип әйтә. Иремнең эшемә карата карашы җиңел. Үз эшен беренче урында күрә. Әйе, үзенең эшендә ул зур акчалар әйләндерә, аның эше җитдирәк. Мин дә бит күңел ачып йөрмим!
 
Чыганак: intertat

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии