Илдар Әхмәтов ашарга пешерә беләме?!
Илдар Әхмәтов күптән түгел хатынына аш бүлмәсе җиһазы бүләк иткән.
Краннарны үзе алыштырып, плитәне дә үзе ялгаган оста куллы җырчыбыз. Хәзер вак-төяк эше генә калды, ди. Ашарга пешерә белсә дә, Илдар плитә янында буталмый. «Студент чакта шау-гөр килеп тулай торакта ашарга әзерләү кызык иде. Анда мин бик рәхәтләнеп пешерә идем», – дип искә ала Илдар. Пешерәсең инде, ач утырасың килмәсә. Өр-яңадан «киендерелгән» аш бүлмәсендә хатыны тагын да тәмлерәк ризыклар пешереп, сыйлап кына торыр инде үзен.
Комментарии