Илдар Әхмәтов кайда ял итә?

Сез менә артист халкын курорттан концертка, концерттан банкетка йөри дип уйласагыз — ялгышасыз. Илдар Әхмәтов, мәсәлән, җәй саен печәнгә төшә. Тукай районы Боерган авылында әти-әнисе янына кайтып печәнен әзерләгән инде җырчы.
"Кирәксә тракторга утырам, кирәксә шәбенлим, кеше кебек инде" ди Илдар сүзне артык озакка сузмый, тыйнак кына.  Ул арада гаиләсенең, иптәшенең дә күңелен күреп диңгездә дә ял итеп өлгергән. Бу җәй башка җәйдән күпкә активрак ди җырчы. Актив бул, Илдар,  хэзер инде сине яраткан тамашачы синең иҗатыңда да активлык – яңа җырлар, клиплар көтә! Яңа сезон бик тиз килеп җитәр!
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии