Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Әти әлеге кичәне ошаткан булыр иде»

Әлеге кичә аның үзе кебек үк гади, рәсми затларның рәсми чыгышларыннан башка гына узды. Хатирә-истәлекләрне, барыбыз да белгән һәм зур сәхнәдә беренче тапкыр гына яңгыраган җырларны, шигырьләрне туплаган концерттан һәркем үз Илфагы белән кайтып китте.
Оештыручылар алдан ук: “Без тамашачыны елатырга җыенмыйбыз”, - дисәләр дә, тамаша хатын-кызларны гына түгел, ир-егетләрнең дә моңсулатты. Әйе, сүзебез безнең редакция өчен кадерле булган хезмәттәшебез, танылган продюсер, шагыйрь-композитор, журналист Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичә турында. Ул үзе безнең арабызда булмаса да, туган көне көнне сәхнәгә дә, тамаша залына да аны үз һәм якын иткән кадерле кешеләрен, дусларын җыйды. 
 
- Әти үзенә карата игътибар яратмый иде. Хәтта туган көнен оныткан вакытлары да булды. Шулай да үзе исән чагында без аның белән 50 яшьлеген билгеләп узу турында сүз кузгаткан иде. Аны уздыру теләге дә бар иде. Тик шулай да мин аның юбилеен зурлап үткәрүенә ышанып бетми идем. Үткәргән очракта да зур тантана рәвешендә булмаган булыр иде бәлки. Шуңа күрә мин бүгенге кичәдән бик канәгать калдым.
 
Сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова алдында бик катлаулы бурыч торды. Мин баштан ук әлеге кичәне елап утыра торган итеп күзалламадым. Ә әтине чын мәгънәсендә искә алуларын теләдем. Ахыргы нәтиҗә нәкъ шулай килеп тә чыкты. Зур рәхмәт аңа. Әтигә дә бик ошар иде, дип уйлыйм, чөнки үзе турында никадәрле матур сүз ишеткән булыр иде, - диде “ШК” хәбәрчесенә Илфак Шиһаповның кызы Зәринә.   
 
Ул безгә концерт алдыннан бик дулкынлануын, үзен «кеше килерме», «тамашачыга охшармы» кебек сораулар борчуын әйтте. Тик кичәдән соң иркен сулыш алуын яшермәде.
 
- Кичәдә минем өчен иң дулкынландыргыч, иң күп хисләр тудырган мизгел ул, әлбәттә, тамашачыларның аягүрә басып, биик озак итеп кул чабулары булды. Мин аны концертны түгел, ә әтинең үзен – Илфак Шиһаповны алкышлау итеп кабул иттем, - ди Зәринә.  
 
Шулай ук ул Айсылу Габдинованың «Мең еллар» һәм Зөлфәт Зиннуров белән Альбина Кармышева башкаруындагы “Улым” җырын аерым бер җылылык белән тыңлавын әйтте. Айсылуның чыгышыннан соң Зәринә аны аягурә басып алкышлады.    
 
 
Кичә ике авторның бер-берсе белән аралашуына нигезләнгән иде. Ике автор ролен - соңгы арада Илфак белән якын аралашкан егетләр - Айваз Садыйров һәм Ренат Галиәскәров башкарды. Илфак Шиһапов кем иде соң? Бу тормышта нәрсә эзләде? Нәрсә эшләде? Егетләр менә шушы сорауларга җавап эзләде.
 
Менә аның язган дәфтәрләре, җырлары, авыллар турында белешмә һәм китаплар. 350 дән артык җыры, үз эченә шушы җырларны туплаган егермедән артык альбомы бар Илфакның. Аның күп җырларын сәхнәгә Илфак Шиһаповның хатыны, бүген татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Илсөя Бәдретдинова алып чыкты. Сәхнәдә ул аның беренче һәм соңгы җырларын башкарды.
 
 
- Илфак барлык җырларын да бер халәттә яза торган иде. Безнең өйдә иске генә бер гитара бар иде. Гитараның эчендә улыбыз Нариман кечкенә чагында тишегенә төшереп җибәргән сушки кисәге йөри иде. Ул аны бервакытта да алдырмады. Ул сушки гитараны тоткан саен шалтыр-шолтыр эчендә йөри иде. Илфак шул гитараны тотып утырып, көненә икешәр кап тәмәке тартып, зур гына чәшкегә кофесын ясый иде дә, ялгызы гына бер бүлмәгә кереп утыра иде. Икешәр-өчәр сәгать аның янына килергә ярамады. Ул кычкырып көлеп тә җибәрә, елап та алырга мөмкин иде. Ул аерым бер дөнья, аерым бер шәхес иде, - дип истәлекләре белән уртаклашты Илсөя.
 
Тамашачы концертта шагыйрь-композиторның моңа кадәр беркайда да яңгырамаган җырларын да ишетте. Зөлфәт Зиннуров һәм Альбина Кармышева башкаруындагы “Улым” җыры беренче тапкыр яңгырады. Әлеге кичәдә тамашачылар тарафыннан иң җылы кабул ителгән җырларның берсе булды ул. Моннан тыш, автор-башкаручының моңа кадәр ишетелмәгән тагын дүрт-биш җырының язмаларын ишетте тамашачы.
 
Кемдер Илфак Шиһаповны - продюсер, кемдер  журналист, кемнәрдер шагыйрь буларак белсә, Башкортстаннан килгән дусты Фәнир Галимов аны ярдәмче дус һәм тирән белемле тарихчы буларак искә алды.
 
- Миңа аны шагыйрь-композитор буларак түгел, ә бөтенләй башка ягы белән ачарга туры килде. Бервакыт шәҗәрә эшләү уе белән йөри башладым, тик эшне нидән башкаларга белмәдем. Шуннан соң моны Илфак ишетеп алды да: “Фәнир абый, миндә бик күп документлар бар бит. Әйдә бергә эшлибез”, - диде. Дүрт ел Мәскәү, Казан, Оренбург архивларыннан бик күп материаллар табып, безнең авыл тарихын ясап бирде ул. Минем унбер буын бабамны табып да барлаган кеше Илфак.
 
 
Үзем аларның исемнәрен онытсам да, ул һәрберсен хәтерли иде. Безнең тагын бер китап чыгару теләге бар иде. Инде шактый эше эшләнеп тә беткән иде. Ул үлгәч, эше тукталып калды, әмма минем аны киләчәктә дәвам итәргә исәбем бар. Безнең авылда һәр кеше белән таныш иде. Шуңа күрә Илфакның вафатын авылдашларым бик авыр кичерде. Якын туганнарын югалткандай кайгырдылар. Ул безгә бик җитми, - дип истәлекләрен барлады Фәнир Галимов.      
 
Соңгы елларда Илфак Шиһапов яшь җырчы Айсылу Габдинова белән эшләде. Әлеге кичәдә ул да чыгыш ясады.
- Миңа Илфак абый белән 1,5 ел эшләргә туры килде. Аның белән бик күп җырлар, берничә дуэт яздырдык. Илфак абый минем беренче сольный концертымны оештырды. Хәтта тамашачыда кызыксыну уятыр өчен берничә тапкыр сәхнәгә дә чыгып җырлады. “Миңа акча кирәк түгел. Филармония залында утырып, синең сольный концертыңны карау турында хыялланам”, - дип әйтә иде. Ләкин, кызганычка каршы, өлгермәдек. Илфак абый эчкерсез, бик нечкә күңелле кеше иде. Һәм хәзер аны сагынмаган, күңел ярсымаган бер генә көнем дә юк”, - диде Айсылу.
 
 
Аның башкаруындагы “Мең еллар” җырын тамашачы аеруча яратты.
 
Кичәдә продюсерның башка укучылары да катнашты. Римма Никитина,  Илназ Гарипов, Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров, Марсель Вагыйзов, Рифат Зарипов дөньяны танырга өйрәткән, татар эстрадасына трамплин салган “абзыйлар”ын (продюсерларына егетләр үз, якын итеп әнә шулай дәшкәннәр) матур, тормышчан хатирәләре белән искә алдылар. Ә Татарстанның атказанган артистлары Олег Фазылҗанов, Алмаз Хәмзин, язучы Марат Кәбиров, Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай, Илфакның якын дусты, “Аксу” продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров шагыйрьнең һәм үзләре язган шигырьләрне укыдылар.
 
Кичәне оештырырга зур өлешләрен кертүчеләр – газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, Илсөя Бәдретдинованың иҗат төркеме, авторның кызы Зәринә, композитор Рөстәм Сәрвәров, “Рәшит Ваһапов” фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов иде. Ә кичәнең сценарийсын Гөлназ Сәфәрова язган.
 
 
- Илфак Шиһаповның якыннары белән аралашып, бик күп мәгълүмат, истәлекләр тупладым. Сценарийны язу авыр бирелде дип әйтмәс идем. Мин - хисләнеп, елап утыра торган кеше түгел, чөнки эшемә һөнәри күзлектән карыйм. Əмма язмаларын тыңлаганда, сүз дә юк, тетрәндереп куйды.
 
Концерт негатив нотада үтмәячәк. «Шундый бөек шәхес бар иде. Карагыз, аның проекты Илсөя Бәдретдинова - нинди уңышлы проект. Рифат Зарипов та үз тамашачысын тапты. Ильназ Гариповны да ул яңа баскычка күтәрде, - дип халыкка аны күрсәтергә иде, - дигән иде Гөлназ “ШК” хәбәрчесенә.
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

Последние комментарии