Илһам Шакиров исемендәге XI "Татар моңы" Халыкара телевизион бәйгесе I зональ сайлап алу турлары кайларда булачак? (ИСЕМЛЕК)

Илһам Шакиров исемендәге XI "Татар моңы" Халыкара телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә. 2020 елның 20 мартына кадәр Татарстанда, Россия регионарында, чит илләрдә беренче сайлап алу турлары башлана. Анда 17 яшьтән 35 яшькә кадәргеир-егетләр һәм хатын-кызлар катнаша ала. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгының сайтында хәбәр ителә.
Анда түбәндәге номинацияләр булачак:
 
- «Солист-вокалист». Әлеге номинация 3 юнәлешне үз эченә ала: академик вокал, эстрада вокалы, халык җырлары
 
- «Солист-инструменталист».
 
I зональ сайлап алу турлары кайларда булачак?
 
Татарстан буенча
 
18 гыйнвар - Теләче
19 гыйнвар - Буа
24 гыйнвар - Әлмәт
25 гыйнвар - Түбән Кама
 
Февральдә Ульяновскида булачак сайлап алу турында Мари Эль, Чувашиядән катнашучылар көтелә. Мартта Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында Самара өлкәсеннән катнашучылар сайлап алу турын үтә. Шулай ук Уфа, Екатеринбург, Санкт-Петербургта мартта сайлап алу турлары узачак.
 
Бәйгенең II туры Казан дәүләт мәдәният институтында була.
 
III тур 19 апрельдә Татар дәүләт филармониясендә узачак.
   
Гала-концерты 21 апрельдә Камал театрында булыр дип көтелә.
 
Беренче читтән торып сайлап алу турында катнашу өчен гариза, аудио, видеоматериалларны 15 мартка кадәр tm.ilham@mail.ru адресына җибәрергә мөмкин.
 
Анда катнашучының исем-фамилиясе, яше, әсәр исеме һәм телефоны язылырга тиеш.
 
Белешмә өчен телефоннар: +7 (919) 690 04 22; 8(843)277-19-81(91)

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии