Җырчылар "Артистлар көне"н билгеләп үттеләр (ФОТО)

Россиядә күп төрле һөнәри бәйрәмнәр билгеләп үтелә, тик алар арасында артистларга багышланганы юк. Әмма татар эстрадасы артистлары аптырап тормый, 2007 елда "Артистлар көне"н оештыра. Шуннан бирле җәйнең матур бер көнендә табигать кочагында җыелу күңелле традициягә әверелгән.

Быел "Артистлар көне"н оештыруны "Башваткыч" тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуров үз өстенә алган. "Илһам килде дә, җырчылар бәйрәмен оештырырга үзем тәкъдим итәргә уйладым. 30га якын артист Казан янындагы бер бистәдә йорт арендаладык. Махсус чакырылган официантлар ярдәме белән күркәм табын корылды. Артистларга бик күп кызык мизгелләр әзерләдем, сюрприз өстендә сюрприз булды", – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Зөлфәт Зиннуров.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии