Каз, хушбуй, чәйнек: артистлар Айдар Тимербаевка нәрсә бүләк иткән?

Татарстанның атказанган артисты, танылган композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаевка 50 яшь тулды. Айдар юбилеен ике көн бәйрәм итте.
Беренче көнне “Уникс” концертлар залында ике сеанстан торган концерты узды. Икенче көнне ул якыннарын ресторанда җыйды.
 
“Беренче концертка билетлар ике көндә сатылып беткәнгә күрә, бер көндә ике концерт оештырырга булдык. Аннан соң шулкадәр артистны тагын кайчан бер көнгә җыяр идем?
 
Ә бүләкләргә килгәндә, күбесе акчалата бирде. Оригиналь бүләкләр дә бар иде. Әнвәр Нургалиев - Башкортстан казы, Рифат Зарипов - зур шамаил, Ришат Фазлыйәхмәтов - кыйммәтле хушбуй, Алсу һәм Азат Фазлыевлар - затлы чәйнек, Илсөя Бәдретдинова мунчадан чыккач кия торган халат белән кан басымын үлчи торган тонометр бүләк итте. “50дән соң кирәк булыр ул сиңа”, - диде. Дөрес, кан басымының борчыганы юк, Аллаһка шөкер. Туган ягым Саба районы хакимияте Мактау грамотасы белән акчалата бүләк тапшырды. Концертка әзерлек, сәхнә бизәлеше, утлар – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылды.
 
Ресторанда узган мәҗлесне Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар алып барды. Артистлардан Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Вадим Захаров, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу белән Азат Фазлыевлар, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Марат Мухин, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм башкалар бар иде. Концерт та, мәҗлес тә мин көткәннән дә яхшырак булды, Аллаһка шөкер”, - диде Айдар Тимербаев.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии