Кемгә 200, кемгә 1300 сум: татар җырчыларының концертларына билет бәясе ничә сум тора?

Татар эстарадасының олимпында кемнәр? Кемнең билет бәясе кыйммәтрәк? Уртача билет бәясе ничә сум? Интертат.ру татар җырчыларының билет бәяләренә күзәтү ясаган.

Соңгы 5 елда татар эстрадасы бик зур үзгәрешләр кичерә, кайчандыр дан тоткан йолдызлар арткы планга күчте, аларга алмашка йөзләгән җырчы килде. Һәр көн саен яңа җырчы күреп барсаң да, аптырамассың.Буын алышына, соңгы арада ул аеруча да сизелә. Олы һәм яшь җырчылар сәхнә бүлешә алмыйлар, берсен берсе тәнкыйтлиләр. Шул ук Салават Фәтхетдинов һәм Элвин Грей конфликтларын гына алыйк, икесенең дә төрле юнәлеш, төрле тынлаучы, төрле буын, ә нәрсә җитми? Салават абыйга 14 яшьлек кызлар мәхәббәтеме? Яки Элвин Грейга 50 яшьлек олы апаларның концертларында сикереп торулары кирәкме?

Гомумән алганда, татар эстрадасы үзгәрешләр кичерә, элек бар җырчы да тигез рәвештә популяр булса, хәзер эстрада “олимп”ында бары тик берничә җырчы гына: Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев һәм Рифат Зарипов. Ә калганнар икенче планда, яки, гомумән, “сүнгән йолдызлар”, авыл клубларын да тутыра алмыйлар.

Әле моннан өч ел элек кенә ике җырчының үзара сөйләшкәннәрен күзәтергә туры килгән иде. Алар: “Үзен хөрмәт иткән җырчы банкетларда йөрми, йөргән очракта да, йолдыз икәнен онытмаска тиеш, атна саен банкетларда түгел, ә шәхес буларак дан тотарга тиеш”, - дигән фикер әйттеләр. Дөрес, хәзер җырчыларыбыз концертлардан түгел, банкетлардан кайтып керә алмый, бер яздырып куйган җырларын кешенең “колаклары шиңгәнче” җырлыйлар һәм чәйниләр. Шуннан соң аптырыйлар - ни өчен алар арткы планда, ни өчен халык аларны түгел, ә Элвин Грейны ярата? Сорау биреп карагыз әле үзегез дә, хөрмәтле җырчылар, сез Элвин Грейны, Гүзәл Уразованы, Ришат Төхвәтуллинның банкетларда халык алдында “шут” булып йөргәннәрен күргәнегез бармы? Булган очракта да бик сирәктер, чөнки зур шәхес булыр өчен, акча артыннан куарга түгел, ә үзеннен имиджың, репертуарын һәм авторитетың өстеннән эшләргә кирәк.

Җырчыларның уртача билет бәяләренә күз салыйк. Мәгълүмат җырчыларның үзләренең, рәсми һәм фан-төркемнәренең ВКонтакте битләреннән, билетлар сату белән шөгыльләнүче сайтлардан алынды.

“Арзанлы” бәяләрне күреп, болар өч тиенлек икән дип уйлый күрмәгез. Болар – концерт куеп, халыкны җыярга алырга сәләтле җырчылар. Билет бәясен ун сум куеп та, халыкны җыя алмый торган җырчылар да бар. Шуңа күрә андыйлар концерт та куеп мәшәкатьләнми. Тамадалык белән шөгыльләнә, банкетларда җырлый, мәдәният министрлыгы тирәсенә елышып, дәүләт үткәргән чараларда катнашып, бераз гына булса да гонорар өмет итеп йөри. Аларын кемнәр дип атарга?

Телевизорны кабызып карасаң, кешеләр нинди җырлар тыңлый икәнен игътибар итеп тыңласаң, халыкның нинди җырчыларны яратканын аңлап була. Әлбәттә, билет бәясе – популярлык күрсәткече түгел. Билет бәяң кыйбат, ә үзең өч тиенлек тә булмасаң, халыктан мәхәббәт таләп итеп булмый.

Чыганак: "Интертат.ру"
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии