Куприяновага әйләнгән Замирә Рәҗәпова, ниһаять, үзенең ирен күрсәтте (ФОТО)

Хәтерләсәгез, 14 июль көнне Замирә Рәҗәпова 5 ел буе йөргән сөйгән егете белән Казанда никах укыткан, дип язган идек. Ниһаять, 10 ноябрь көнне "ВКонтакте" сайтында Замирәнең иптәше Максим белән бергә төшкән фотосы пәйда булды.

Фото астына кәләш "Я не мыслимой ценой, и своей мечтой, заслужила это счастье быть с тобой...", дип тә язып куйган.

Июльдә бәхетле пар никахны өйдә иң якын кешеләре белән үткәргән иде. Алар арасында танылган артистлар Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һәм башка туганнары, дуслары булган. Кияү - Казаннан, Максим исемле татар егете. Һөнәре буенча музыкант. Замирә аның белән җырчы Филүс Каһировның төркемендә эшләгәндә танышкан. 

Ул вакытта Замирә туй булмый, язылышып кына алабыз, безнең өчен никах уздыру мөһимрәк, дип белдергән иде.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
09.12.2015 17:23:27

Менэ сина яналык! Кеше колкелэре.

03.12.2015 13:25:31

Егеткәе жалко...

03.12.2015 13:19:02

Жете кызыл тиз уна.И мактаналар,и мактаналар туй булды фэлэн-тогэн дип, 1-2 ай уттеме- аерылышалар.

20.11.2015 14:57:06

Куприянов Максим татар буламыни сон ул? Хэтта ки керэшен дэ тугел.

19.11.2015 13:49:30

Алда картлык көннәре дә бар бит әле, яшь ирнең каны кайнаганда нишләрләр?

15.11.2015 21:25:11

тырышсан шундый яшь чибэр егетне элэктереп буладыр шул.

Последние комментарии