Ленар Сәйфиев төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлаган

Артистларның күбесе теләгән җиренә барып, җәйне күңелле үткәрүе турында сөйләсә, җырчы Ленар Сәйфиев җәйнең тиз узып китүенә һәм планлаштырган эшләренә җитешә алмавына зарлана. "Туган як темасына язылган "Кайтыгыз, онытмагыз!" җырына клип төшерергә иде исәбем. Инде җәй узып бара, ә клип әле дә төшерелмәде", - диде Ленар "Туйлар.ру" хәбәрчесенә.

Җитешмәвенең сәбәбе дә бар кебек. Җырчы күптән түгел дусты белән үз эшен ачкан. Хәзер Ленар төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. "Йорт төзү эшләре башкарабыз. Заказларны Казан буенча гына кабул итәбез. Ләкин зур тәкъдим булса, башка төбәкләргә дә чыга алабыз", - диде Ленар.

Шәхси тормышына килгәндә, җырчы әле өйләнмәгән һәм бу рольгә туры килердәй кешене дә очратмаган. "Гаилә төзергә әзер булуымны сизәм. Инде өйгә кайтып, балалар сөясе килгән чаклар да була. Насыйбым очрар, дип өметләнәм", - дип сөйләде Ленар Сәйфиев.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
20.08.2015 11:30:39

Тырыш улэнергэ Ленар,лэкин тэртипле хэм саф кызлар бик куп тегел шул.Лэкин алар барыбер каядыр бар.Улэнергэ кирэк,а ту янадан сон була.

Последние комментарии