Люция Мусина: "Ачуланышып аерылыштык"

Люция Мусина “Пар чияләр”гә фонограмма ясаткач, Башкортстан якларында яшәүче бер ханым: “Автордан беренче мин сатып алдым, бу җырны сиңа бирмим, рөхсәтем юк”, – ди. Шуннан Люция җырның авторыннан рөхсәт сорый. Ул исә: “Биш меңеңне түлә дә җырла”, – ди.
– Син бик нәзек, физик эшләрне эшләве авырмы?
 
– Авыр түгел. Әтигә охшаганмын. Әти юка, әни тазарак. Ашамыйча тормыйм, күп итеп ашыйм. Авырлыгым 49 кило, буем 156 см.
 
– Фатирыгыз бармы?
 
– Өйләнешкәч, Рөстәмгә эшеннән (милли мәдәни үзәк) ике бүлмәле фатир бирделәр. Казанның Мәүлетов урамында яшибез. Айрат улыбызга – 15, Миләүшә кызыбызга 10 яшь.
 
– Кыз белән егет булып озак йөрдегезме?
 
– Ике ел ярым йөргәч, ачуланышып аерылыштык. Ел ярымнан тагын кавыштык, җәмгысы 6 ел йөрдек.
 
– Рөстәмнең ниндиерәк җитешсез яклары бар?
 
– Кызып китә.
 
– Нәрсәдән?
 
– Үзенә ошамаган әйбер булса.
 
– Нәрсә ошамый? Соңгы вакытта нәрсәдән кызып китте?
 
– Рөстәмнең бертуган Рафис абыйсы 58 яшьтә үлеп китте. Казанда яши иде. Пошалымда җирләдек. Поездга бәрелгән, чыгып өлгерә алмаган. Рөстәм елады. Бик еш елый торган кеше түгел ул үзе. Абыйсы рухына аш үткәргәндә муллалар янында кызып китте. Мулла 12дәге намазга ашыга. Шул вакыт эчендә ашатып та өлгерергә, бөтен ризыкны чыгарып бетерергә дә кирәк. Рөстәм: “Әйдәгез, тизрәк булыгыз”, – дип кызды.

– Син дә кызып китмәдеңме соң?
 
– Икең дә кызып китсәң, шартларга кирәк. Берең кызганда берең су була, ул суынгач башка вакытта гына кызып аласың.
 
– Рөстәмнең тазаруына ничек карыйсың, диеталарга утыртасың килмиме? Ул бит беренче чиратта җырчы, төз гәүдәле булырга тиеш...
 
– Тазару ашаудан да түгел, күп ашамый ул. Нервыланып та тазара кеше.
 
– Ник нервылана?
 
– Барын да күңеленә якын ала. Кем беләндер әзрәк сүзгә килсә дә пошына. 
 
– Ник сез сәхнәдә Зәйнәп-Зөфәр кебек гел бергә түгел, аерым йөрисез?
 
– Милли үзәктә эшләргә теләгем бар иде, Рөстәм: “Мин анда эшләгәндә, син эшләмәячәксең”, – диде. Шул сәбәпле аны каядыр җырларга җибәрсәләр, мин монда калам.
 
– Ник алай диде?
 
– Аның теләге шундый. Кемдер “хатының белән бер җирдә эшләмә”, дип әйткәндер бәлки, кем белгән...
 
– Рөстәмгә ничек эндәшәсең?
 
– “Матурым” дим. Ул миңа “карчыгым” ди.
 
– Акчасын сиңа бирәме?
 
– Кулга бирми. Бер урын бар, шунда куя.

– Син аннан үзеңә кирәк вакытта акча аласыңмы?
 
– Рөхсәтсез алмыйм.
 
– Син дә үз акчаңны шунда куясыңмы?
 
– Юк. Үз акчам – үземнеке, аерым. Хатын-кызга күп әйбер кирәк: бизәнү, күлмәк, туфли, чәч ясату, буяу...
 
– Рөстәмнең бизнесы бармы?
 
– Юк.

– Алдыйсың?
 
– Юк дим. Кайбер кеше чана сатып йөри, ди. Ул кешедән Пошалым чаналарын сатып ала да хөрмәт иткән кешесенә бүләк итә. Элек-электән Пошалымда чана ясаганнар. 
 

Әңгәмәдәш - Габдерәхим. Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 8 сентябрь 2016 № 36. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии