Марат Бәшәровның хатыны аерылышырга тели

Марат Бәшәровның хатыны Елизавета Бәшәрова аерылышырга гариза биргән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә белдергән. Исегезгә төшерәбез, күптән түгел генә ул актер тарафыннан кыйналуын хәбәр иткән иде.
–  Мин мәхәббәтнең барысын да үзгәртүенә, төзәтүенә, дәвалануына чын күңелдән ышанам. Кечкенә бала хакына булса да. Ләкин берни дә үзгәрмәде, китәр өчен көч җитмәде, чөнки мин бит кешенең башка сыйфатларына гашыйк булган идем, - дип язган актриса.  
 
Аның сүзләренә караганда, аның ире “бернәрсә дә булмады” дигән кыйфәт чыгара, дип яза Шәһри Казан. Артистның гаиләсе өчен дәваланырга һәм бу “бәладән” котылырга теләге дә юк, дигән Елизавета.  
 
Ләкин шул ук вакытта ул уртак уллары Марсель хакына элекеге ире белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калачагына өметләнә. 
Фото: соцсети

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии