Мәликәгә Алан Бадоев клип төшергән! (ФОТО+ВИДЕО)

Мәликәбез үскәннән үсә. Аннан тагын бер күңелле яңалык килеп иреште. Танылган режиссер Алан Бадоев аның «Амулет» дигән җырына клип төшергән.

«Күптәннән күңел халәтемне, үземә генә хас нечкәлекләрне тоемлардай режиссер эзләдем. Һәм таптым! Алан Бадоев – Россия һәм Украинада үзенчәлекле эшләре белән танылу казанган режиссер. Филипп Киркоров, Алла Пугачева, «ВИА Гра», Ани Лорак кебек йолдызлар белән эшләгән ул».

Алан, күп иҗат кешеләре кебек үк, бик «кәпризле» икән, бары тик үзенә ошаган артистлар белән генә эшли. Мәликәбезнең фотоларын күреп, җырларын ишеткәч бик илһамланып киткән. «Миңа Алан Бадоев белән эшләве бик ошады! Клипны тәүлек буена төшердек. иҗат төркеме мине гел кайгыртып, күңелемне күтәреп торды. Рәхәтләнеп иҗат иттек, беркайчан да онытылмаслык хисләр кичердем. Тагын берничә шәп җыр яздырдым, алар да уңышлы булсын дип телим, язмышлары бәхетле булуына өметләнәм», – дип шатлыгын безнең белән уртаклашты Мәликә. Афәрин!

 

 

 

 Клипның тизеры белән таныша аласыз:

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
15.04.2013 10:27:46

Мэскэу кеше ясады Мэликэне.Казан тубэнсетсэ,салып таптаса да,Мэскэу кутэрде.Унышлар Малика.Хосетлек ул татарда гына бар,урыс халкы молодец халык ул.

Последние комментарии