Навар Әл-Базали Камал сәхнәсенә ничек менгән? (ИНТЕРВЬЮ)

КХТИның I курсында укучы Навар Әл-Базалины һич көтмәгәндә Камал театры сәхнәсенә «Минем исемем Кызыл» спектаклендә уйнарга чакырганнар.

 – Навар, сез Ямән Республикасының башкаласы Сана шәһәреннән килгән гарәп егете, ничек итеп Камал театры сәхнәсенә мендегез, сүзне шуннан башлыйк әле.

– Эш шунда ки, мин башта институтта узган чарада үзебезнең полимер, нефть‑газ эше факультеты өчен чыгыш ясадым. Ул ничектер тиз генә хәл ителде: тулай торактагы дусларым чакырды, мин аны‑моны уйлап тормастан, шунда ук ризалаштым. Бу минем үз гомеремдә беренче тапкыр сәхнәгә күтәрелүем иде. Шуннан соң мине институтның профкомына чакырдылар. Мин үзебезнең югары уку йортының данын якларга тиеш икән! Шулай итеп, институтлар арасындагы бәйгедә катнаш­тым. Шунда чыгыш ясаганнан соң, минем яныма килеп: «Озакламый Камал театрында яңа спектакль булачак. Син безгә кирәк», – диделәр. Ике‑өч атна уздымы-юкмы: «Без сине Камал театрында көтәбез»,–дип шалтыраттылар. Шарт шундый булды: мин сәхнәдә халыкка артым белән басып торам, кулларымны селкеп-селкеп сөйләгән кебек итәм, ә минем өчен текстны башка берәү сөйләячәк икән. Бик кечкенә роль, кереп чыгасы гына диярлек. Мин әйттем: «Бу миңа ошамый, текстны бирегез, мин аны үзем өйрәнәчәкмен», – дидем. Бирделәр. Ә тулай торакта, күршедә Илдар исемле дус­тым яши. Ул әлеге текстны диктофонга укыды. Татар теле бик авыр. Дүрт көн буе шуны тыңладым. Ятладым.

– Булдыра алмасам, дип шүрләттеме әзрәк?

– Репетиция ясаганда бик курыктым, дулкынландым. Ә инде сәхнәгә чыккач, батыраеп китеп, бик кыю йөрдем, сөйләдем. Мин курыкмыйм, мин моны эшли алам, дип күрсәтәсем килде. Башта мин текстны сөйләгәндә аның ни хакында икәнен дә белми идем. Йөгертеп укып чыгам тегене. Аннан миңа һәр сүзнең ни аңлатканын әйттеләр. Шуңа да хәзер инде мин кайда туктап торырга, кайда басым ясарга кирәклеген беләм. Хәзер үземә беренче чыгышка караганда мең тапкыр яхшырак килеп чыга кебек. Спектакль дүрт тапкыр куелды инде.

– Әти-әниеңә дә хәбәр бирдеңме спектакльдә катнашуың хакында?

– Әйе. Фотоларны күрсәттем. Аларга ошады. «Афәрин!» диделәр. Минем бәләкәй чакта да артист буласым килә иде. Әти-
әниләр ни эшләсә, шуны кабатлап күрсәтә торган идем.

– Туганнарың арасында артистлар юктыр бит? Гаиләң белән дә таныштырып кит.


– Без ун бала. Алты ир-егет, дүрт кыз туганым бар. Гаиләдә мин – иң соңгысы һәм иң кечкенәсе. Дөресрәге, соңгы кыз туганым белән без игезәкләр. Әмма тамчы да охшамаганбыз. Ул озын буйлы. Беренче абыем программист, ул министрлыкта эшли. Икенче-өченче абыйлар эшмәкәрләр. Берсе экономист. Мин монда. Әтием дә эшмәкәр. Әнием хуҗабикә. Алар бар да зурлар, миннән кала. Мин үзем генә менә шундый кечкенә бүләк булганмын (көлә).

– Син гел «мин кечкенә чакта» дияргә яратасың, кечкенә чакта нинди идең соң син?

– Кечкенә чакта бөтенләй дә кечкенә булганмындыр инде. Мине, яшәмәс, үләр бу, дигәннәр. Кечкенәрәк вакытларда 90 смлар тирәсе булганмындыр, күрәсең. Хәзер мин инде

1 метр да 30 см. Миңа, буең кечкенә булса да, син олы йөрәкле, дип берничә кешенең әйт­кәне булды. Шуңа да мин: «Аллаһы Тәгалә минем шундый булуымны теләгән. Шуңа разый булырга кирәк», – дим. Минем бер вакытта да буем кечкенә дип уңайсызланганым юк. Миңа шулай ошый. Мин канәгать! Минем үзем кебек кечкенә буйлылар белән дә аралашканым бар. Әмма күрәм: алар үз-үзләреннән канәгать түгелләр. Алар һәрвакыт күңелсез, кеше бе­лән аралашмыйлар, үз-үзләренә бикләнергә яраталар. Алай булмый бит инде, алай яхшы түгел. Үзеңне башкалар кебек үк итеп тоярга кирәк. Син дә шундый ук кеше бит... Әйтик, менә төркемдәшләрем мине үзләре кебек үк итеп күрәләр. Мин үзем дә бөтенесе белән дә дус.

– Чит илгә китүеңне әти‑әниең ничек кабул итте?

– Каршы булмадылар. Киресенчә, әни үзе: «Әйдә, кайсы илдә укыйсың килә, шуны сайла», –диде. Чөнки әнием минем укымышлы кеше булуымны тели. Мәктәпне мин бик яхшы билгеләргә тәмамладым. Ә бездә югары билге алучылар укуларын төрле илләрдә дәвам итә ала. Мин Россияне сайладым. Чөнки Россия турында күп укыдым. Килгәндә русча бер хәреф тә белми идем. Аэропортта миңа полиция вәкиле нидер сөйләде-сөйләде – мин бер әйбер дә аңламадым. Липецк шәһәрендә җиде ай әзерлек курсларында укып, рус телен өйрәндем. Аннан соң Казанга килдем. Ялгышмаганмын, монда яхшы күңелле кешеләр яши. Биредә үземне гаи­ләмдә кебек хис итәм. Мин барысын да хөрмәт итәм, мине дә хөрмәт итәләр. Килгәч тә Казан буйлап бик күп йөрдем. Халыклар дуслыгы йортыннан безне шәһәр буйлап экскурсиядә йөрттеләр. Казанны яраттым.

– Ә үзең ни турында хыялланасың?

– Уңышка ирешкән эш кешесе буласым килә. Күп нәрсәләрне эшләп карыйсым, һаман саен нәрсәгә булса да өйрәнәсем, күпне беләсем килә. Татар телен дә өйрәнсәм, мин дүрт тел беләчәкмен.

Чыганак: Расиха ФӘИЗОВА, "Шәһри Казан" гезетасы

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии