Никахлашу яшен үзгәртергә җыеналар

Россиянең Юстиция министрлыгы никахлашу яшен үзгәртергә тели. Моннан тыш, Гаилә кодексының 13нче маддәсенә һәм “Граждан хәле актлары турында” Федераль канунның 26нчы маддәсенә кертергә планлаштырылган үзгәрешләр “балигъ булмаганнарга гаилә корырга рөхсәт итә торган нигезләрне аныклау”ны үз эченә алачак.
Әлеге канун проекты 2020 елның декабрендә Хөкүмәткә тәкъдим ителергә һәм 2021 елның февралендә Дәүләт Думасына кертелергә тиеш, дип яза ШК. Хәзерге вакытта 16 яшькә кадәр гаилә корырга мөмкин булган тәртип һәм шартлар федерация субъектлары тарафыннан билгеләнә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии