Рифат Зарипов Уфада хастаханә юлын таптый?! (ФОТО)

Юмор остасы, алып баручы, җырчы Рифат Зарипов үзенең төркеме белән гастрольләрдә йөри. Әмма Башкортстанда чакта уйламаганда-көтмәгәндә Рифатның оператор булып эшләүче бертуган абыйсы чирләп киткән. Илгизне хастаханәгә салганнар.

 — Абыйны пневмония диагнозы белән Уфа республика клиника хастаханәсенә салдылар. Инде 10 көн буе шунда дәвалана. Башта нык курыктым, эчем пошты. Хәзер, Аллага шөкер, хәле яхшырды. Бүген төркемебез белән җыелышып абыйның хәлен белергә бардык. Температурасы һаман төшми, күңелне бераз борчып тора. Абыйны Илнур Хәйруллин исемле талантлы егет алыштырды, — дип белдергән Рифат Зарипов "Идел" журналына.

Илгиз исә әлеге сюрпризга шатлануын белдереп: «Минем өчен иң якыннарым, еллар буе көн дә бергә эшләп, ашап, җырлап, биеп, кунып йөргән яратканнарым килде бүген минем хәлемне белергә. Бәхет телим һәрберегезгә!» — дип язган. Уфада булса да, Илгиздән кеше өзелми, көн дә янына дуслары, танышлары килеп йөри икән. «Дуслар витаминнар белән сыйлый», — ди ул.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии