Ринат Рахматуллинның кызы кияүгә чыкты, никахтан соң кияү армиягә җыена (ФОТО)

12 июнь көнне Фәнис белән Ландышның никах туе булды. Буада матур гына оештырылган никах табынындагылар һәрберсе яшь парларга матур теләкләрен җиткерде, бәхетле гомер теләде.

Дүртенче  фотода ун яктагы кыз Айгөл Шәмиева әйтүенчә, “Кодалар белән повезло”. Шулай булмый ни. Кызның әти-әнисе җыр сөючеләрнең яраткан артисты Ринат һәм Гөлшат Рахматуллиннар, ә егетнең әти-әнисе республикабызда билгеле шәхси эшмәкәрләр Фәрит белән Фәридә Миңсафиннар гаиләсе, дип хәбәр итә "Ирек мәйданы" газетасы.

Шунысы да игътибарга лаеклы, никахтан соң Фәнис туган илебез алдында бурычын үтәү өчен армиягә барырга җыена. “Ир кеше армиягә барып чыныгып кайту, ватанга бурычын түләү - әби-бабаларыбыз рухына дога, яңа гаиләбезгә хөрмәт китерә,”- ди ул. 

#1

#2

#3

#4

#5

#6

 

 

 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
02.07.2013 14:53:03

Кит аннан свой комментарий можешь оставить при себе!будьте счастливы!)

23.06.2013 23:13:42

Мондый бер авыл яңалыгына гына тиң хәбәрләрне язып, кеше вакытын алмасагыз әйбәт булыр иде. Монда бер ис китәрлек вакыйга да юк бит инде.

23.06.2013 22:15:44

бер ел куп вакыт тугел исэн имин иореп кайтырга язсын бер берегезгэ тугрылыклы булып яшэгез

23.06.2013 10:47:03

Бер дэ дорес тугел инде,ойлэнугэ армиягэ киту. Уйлап эшлэмилэр. Мэжбури сугышка киткэннэр, эмма андые башка очрак инде.

22.06.2013 18:43:17

Бэхетле булыгыз!!!

Последние комментарии