Салават Фәтхетдинов: «Хыялга алданып яшим мин»

Быел зур сәхнәгә чыгуының беренче көннәреннән үк халыкны үзенә тарткан җырчы Салаватыбызның 34 нче сезоны. Өч дистә ел элек аны тамашачы ничек кабул итсә, хәзер дә шул ук: зал көн дә шыгрым тулы, алкышларның иге-чиге юк. Соңгы ике елда күрешкәндә: «Мин эшсез», – дип кул сузган Салават хәзер Аллаһы Тәгаләгә шөкер итә: «Без бит бергә шунысы шатлык, җырларбыз без узганчы гомер».
Гаилә хәленә килгәндә – 19 яшьлек уллары Рөстәм өйләнде. Беренче кодасы да Балык Бистәсе районыннан иде, хәзергесе дә.
 
Җырчыбызның быелгы тамашасында «Хыял» дигән тема үзәккә алынган һәм барлык чыгышлар да диярлек шушы тема тирәсендә бөтерелә. «Мин үзем – бик хыялый кеше, – ди Салават. – Хыялсыз тормыш тормыш түгел, хыялсыз яшәдең ни дә, яшәмәдең ни… Хыяллану җиңел, аны гамәлгә ашыру гына авыр, әлбәттә. Әмма теләк булганда, көч-куәт барында, хыял ул – чынбарлык. Яшермим, хыялга алданып яшим мин. Бу фикер узган сезондагы «Яшермим» дигән җырга да салынган. Ривал Хисмәтуллинның бу  җырын җырлап туймадым әле, туймам да. Әлеге сезонда хәтта «Бер хыялым бар» дигән номинация дә бар».
 
Шушы уңайдан Салават хәтер яңарта: «Моннан байтак еллар элек мин жюрида утырганда Балтач районыннан килгән бер кызга киләчәге бик өметле, һичшиксез, җырчы булачак, дип тавыш биргән идем. Әмма өметем акланмады кебек. Ходайның рәхмәте, быел шул кыз элемтәгә чыкты. Вакыт узган саен еллар аны шактый сынаган икән: тормыш иптәшен җирләгән, игезәк балаларының берсенең сәламәтлеге мактанырлык түгел икән. «Салават абый, яшьлектәге хыялны тормышка ашырып булмасмы икән, – диде. – Чакырдым».
 
Үзенчәлекле тавыш иясе Резедә Әшрәпованы нәкъ менә сәхнә өчен яратылган диярсең, тамашачы бик җылы кабул итә, үзе исә, хыялым чынга ашты, дип куана.
 
Бөек җырчыларыбызны чакырып, аларны тамашачы хозурына тәкъдим итү дә – Салаватның күркәм, игелекле гамәле. Бу сезондагы тамашага Мәскәүдән Ренат Ибраһимов чакырулы була. «Ренат чакыруны бик җылы кабул итте, Казанымны, тамашачымны бик сагындым, диде, әмма нихәл итмәк кирәк, тормыш без дигәнчә генә түгел шул»… Сәхнәдән бер минутлык тынлык белән түгел, җырчының моңын тыңлап, башкару осталыгына сокланып искә алдылар һәм сезон дәвамында да, гастрольләрдә дә шулай булачак. Тамашаның беренче көнендә бер кочак чәчәк бәйләмнәре белән сәхнәгә Ренат Ибраһимовның хәләл җефете Светлана ханым да күтәрелде. Шунысы да мәгълүм булсын: Кукмара районының Туеш авылында, Ренат Ибраһимовның әбисе Маһибәдәр, Ренат әбисенә «әннү» дип дәшә торган була, әнисе Асылбикә яшәгән йорт диварына истәлек тактасы элү ниятләнә. Ренатның балачагы, үсмер чагы узган нигез дә бу. Туешка ул бик еш кайтты. «Әннү»ләр мине эшкә өйрәтте, аларның хуҗалыгы шактый зурдан: сыер, кәҗә, сарык асрыйлар, ишегалды тулы каз, үрдәк, алма бакчалары бар, умарта тоталар. Мине исә чеп-чи татар авылы татарчага өйрәтте», – дип искә ала торган була.
 
…Концертларны алып баручы Ядкәр Хәбибуллинның исә үз хыялы – хыял. Ул концерт дәвамында «СКА» дип исемләнгән төркем туплау нияте белән янып-көеп, шуның хәстәрен күреп йөри, Салаватның көндәшләрен барлый. «СКА», ягъни Салаваттан куылган артистлар, Салаваттан качкан артистлар, Салаватка конкурент артистлар, Салаваттан көнләшкән артистлар, Салаватны күралмаучы артистлар, Салаватка килеп-киткән артистлар һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин Ядкәрнең кармагына эләгүчеләр, аны хуплаучылар гына табылмый. Тамашачы да, җырчы артистлар да Салаватка бары тик рәхмәтле.
 
Җырчы-композитор Фирзәр Мортазин шәрехләгәнчә, «Салаватның җыр сәнгатенә керткән өлешен бәяләп бетерерлек кенә түгел, кылган игелекләре үзенә, гаиләсенә, балаларына, оныкларына, туганнарына, якыннарына игелек булып кайтсын, 92 яше белән баручы әнисе Тәкълимә апага исәнлек-саулык, куанычлы, бәхетле көннәр телибез».
 
Кырык елдан артык Салават белән иҗади дуслыкта сәхнә тотучы баянчы-композитор Альфред Якшимбетов, шулай ук баянчы Илфат Шәехов бүлгәләнү, «СКА» яклы түгел. Бертуган абыйсының улы Айдар Фәтхетдинов та (быелгы сезонда ул да чыгыш ясый) туганлык җепләре нык, өзелмәслек булырга тиеш, дигән фикерен йөрәге аша үткәреп җиткерә. Берничә көн рәттән сәхнәгә күтәрелүче җырчы-мөгаллим Миңгол Галиев өчен «СКА» – Салаваттан күтәрелгән артистлар.
 
Шәхсән Салават үзе көндәш төркем булдыруга һич каршы түгел. Конкурентлык ул үсешкә этәрә, дигән фикердә һәм булачак төркемгә ярдәм кулы сузарга да теләге бар, эшләми торган аппаратураларын, йөрми торган автобусын аларга бирергә әзер.
 
Өлкәннәр дә, яшьләр дә берүк дәрәҗәдә үз итә җырчыбызны. Әле күптән түгел генә милли киемнәрдән бер әби сәхнәгә күтәрелде дә Салаватның колагына нәрсәдер пышылдады, җырчы исә елмая-елмая тыңлады да, аннан бик канәгать кыяфәттә «сер»не ачты. Салават әби-апаларга, үз итеп, «яшьти» дип дәшүчән. «Яшьти кунакка бүлмәсенә чакырды бит, – диде ул. Туксан яшен түгәрәкләп килүче әби исә Биектау районының Мүлмә авылыннан икән, Салават әллә чынлап та төшенмичә, әллә уен-көлкегә бору ниятеннән, Мүлмәне үзенчә аңлаган. Мондый кызык-мызыклар һәр концертта булып тора һәм тамашачы шаяруларны күңеленә якын кабул итә, сәхнә белән зал бер сулышта яши. Гомумән, концерт дәвамында шул сулыш саклана, ныгый бара.
 
«Элегрәк мин: «Ни өчен Салават концертлары ел саен Камал театрында үтә икән?» – дип үз-үземә сорау куя идем, – ди Гөлфирә Ихсанова, – 2018 елдан үзем шул театрда эшли башлагач, бик тиз төшендем: театрда аңлатып булмаслык рәхәтлек хөкем сөрә, бөтенләй икенче дөнья монда – килеп керүгә үк борчу-мәшәкатьләребез онытыла, күңел сафлана. Менә ни өчен Салават та камаллыларны үз итә икән?! Залда тамашачыга хезмәт күрсәткәнлектән, абый-апалар, яшьләр белән дә элемтәдә булам: өлкән яшьтәге Нәгыймә апа, Салават концертларына мин дәвалану өчен киләм, дип шаккатырды. Чыны да шулай бит: аның җырлары мәгънәле, яшәргә сихәт, юаныч бирә, киләчәккә өмет уята,  үсендерә, күңелгә май булып ята».
 
Шөкер, киләчәктә дә шулай була күрсен, башкалары кебек быелгы сезон концерты да – халкыбызның җанына дәрт өстәүче мул сулы шифалы чишмә.
Фото: Нияз Галиев
Габделбәр Ризванов, ВТ

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии