"Татар кызы-2014" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды (ВИДЕО)

17 мартта Камал театры бинасында конкурсның финал өлеше саф татарча үтте. Оештыручылар татар мәдәниятен таныту, яшьләрдә үзаңны үстерүне максат итеп куйган, дип хәбәр итә "Азатлык" радиосы.
Бәйгедә төп җиңүче дип Мәскәү районының 2нче гимназия укучысы Чулпан Фатыйхова сайланды. Аңа "Татар кызы" таҗы кидерелеп, татар кызы исемен горур йөртергә дигән теләкләр теләнде.
 
Әлеге конкурс Казан мэриясе тарафыннан 15нче тапкыр оештырылды. "Татар кызы" оештыручылары белдергәнчә, анда шушы еллар эчендә 9 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр булган 150дән артык кыз катнашкан. Мэрия вәкиле Гөлназ Исмәгыйлова сәхнәдән җиңүчеләрне игълан итеп, "Татар кызы"ның яшьләр арасында, бигрәк тә укучы кызлар арасында дәрәҗәсе, популярлыгы артуын белдерде.
 

 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.03.2014 15:23:28

Матур димэгэн,татар кызы дигэн. Монда тэн матурлыгыннан битэр,кунел байлыгын курсэтэлэр.

21.03.2014 21:47:26

Матур дигэне шушы булгач,калганнары нинди булды икэн????

Последние комментарии