Татарның «биюче миллионер»ы кем ул? (ВИДЕО)

Əлеге видеороликны 2-3 көн эчендә интернетта миллионнан артык кеше карады. Һәм, шаярып кына төшерелгән видеодан соң, Илшат әфәнде бик популярлашып киткән: хәзер аны бар җирдә дә таныйлар һәм: "Биеп күрсәт инде!" – дип үтенәләр икән.
- Мин Абзалов Илшат булам. Видео төшергән көнне минем туган көнем - 55 яшем иде. Хатыным кунаклар килүгә табын әзерли, ә мин үземчә ярдәм итеп йөрим. Улым да өйдә иде һәм минем биегәнне ялт кына төшерде дә, Инстаграмга куйды.
 
Шулкадәр популяр булуым хәтта төшемә дә кергәне юк иде. Хәзер остановкада да тыныч кына басып тора алмыйм, кибеттә дә танып алалар... Хәтта реклама бирүчеләр дә, аларның товарын рекламалау өчен мөрәҗәгать итә башлады.
 
Гомер буе укытучы булып эшләдем, 50 яшьтән пенсиягә чыктым. Хәзер сакчы булып эшлим. Сәламәтлек белән берникадәр проблемалар башлангач, табибка бардым. Ул: «Сезгә авыр әйбер күтәрергә ярамый. Гел хәрәкәттә булыгыз - күбрәк биегез», - диде. Табиб кушкач, биисең инде! Көн-төн биим дип әйтә алмыйм, әмма көн дә биергә тырышам. Əле бу видеоның дәвамы булыр, улым тагы төшерер дип уйлыйм. Ə хатыным минем бик оялчан гына. Ул видео буенча аны күпләр усал икән дип уйлады. Юк, юк. Ул минем кебек биергә яратмый. Аның үзенең яраткан шөгыльләре бар һәм ул аларны «5»легә башкара.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 

 

Последние комментарии