Татарстанда көмәнле чакта кара елан чаккан хатын-кыз бәбиләгән
Көмәнле вакытта кара елан чаккан хатын-кыз Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә бәби тапкан.
Елан булачак әни кешене сулык янында йөргәндә чаккан, дип яза ШК.
Аны тиз арада Казанның 7 хастаханәсенең токсикология бүлегенә китергәннәр. Ярдәм күрсәтелеп, хәле яхшырганнан соң, аны бәби табу өчен Республика клиник хастаханәсенә күчергәннәр.
Бәхеткә, ана да, 1 июньдә дөньяга килгән кызчыкның да хәлләре яхшы дип, хәбәр итә Перинаталь үзәкнең матбугат хезмәте.
Комментарии