Вадим Захаров җырлаганда музыка туктап калган (ВИДЕО)

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның гастрольләре дәвам итә. Кичә җырчы концерт программасы белән Балтачта булган. Биредә көтелмәгән хәл була — җыр уртасында музыка өзелә. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә яза.
«Әнә шулай да була бит ул. Кичә Балтачтагы концертта компьютер сүнеп, бер җырны баянга гына җырларга туры килде. Рәхмәт, балтачлылар!» дип язган ул.
 
Видеодан күренгәнчә музыка икенче күплеттан соң өзелә. Вадим берни булмагандай баянга җырлавын дәвам итә.
 
Комментарийларда җырчыны мактаганнар: «Шундый рәхәт итеп җырлый бит ул!», «Тыңлыйсы гына килеп тора», «Ай, молодец та инде син» дип язганнар аңа.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии